Иске Байсарда хәйрия концерты узды
27 март көнне Иске Байсар авылында “Без бергә” фонды каршында эшләп килүче хәйрия концерт төркеме артистлары матур тамаша күрсәтте.
Әлеге концертның төп максаты — махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга ярдәм итү. Концерт билетларын сатудан кергән акчалар шушы изге эшкә юнәлтеләчәк. Барлыгы 19 500 сум акча җыелды.
Җыелган ярдәм егетләребезгә файдасын китерсен иде. Тизрәк сугышлар тәмамланып, яу кырындагы батырларыбыз исән-имин, сау-сәламәт килеш, Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
Иске Байсар авылы халкына әлеге чарада актив катнашулары, битараф булмаулары өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Бергә булганда гына без көчле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев