Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәйрия

«Ихлас гамәл» мохтаҗларга ярдәм итү үзәге эшли башлауга 5 ел тулды

Актаныш районы мөхтәсибәтенең «Ихлас гамәл» мохтаҗларга ярдәм итү үзәге эшли башлауга быел май аенда төгәл 5 ел тулды.

 

Әлеге үзәкнең төп эшчәнлек юнәлеше — зәкәт чыгарырдай кардәшләребездән зәкәтләрен җыеп, үзебез яшәгән районда мохтаҗ булган мөселман кардәшләребезне табып, аларга ярдәм күрсәтү. Коръәндә зәкәтнең кемнәргә тиеш булуы төгәл күрсәтелсә дә, аны тормышта дөрес кулланып эш итү җиңел түгел, чөнки бу — Аллаһ каршында зур җаваплылык таләп итә торган изге гамәл.

Җәмигъ мәчете янында урнашкан бинада яхшы хәлдә сакланган кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары җыела. Аларны мохтаҗ кешеләр килеп алып китә ала. Шулай ук ел дәвамында гошер сәдакасы кабул ителә, ә Рамазан аенда фитыр сәдакасы өчен махсус тартмалар куела. Җыелган сәдакалар мохтаҗларга азык-төлек рәвешендә таратыла.

Биш ел дәвамында даими рәвештә атна саен 20 буханка ипи, ай саен 25 кап азык-төлек өләшү мөмкинлеге булу — «Ихлас гамәл» үзәгенең нәтиҗәле һәм ихлас эшчәнлеген күрсәтә. Бу эшләр үзәкнең юкка гына эшләмәвен, ә чын мәгънәсендә кешеләргә ярдәм итү юлын сайлавын дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев