Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе башланды

Актаныш мунципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчеләр белән уздырган чираттагы киңәшмәдә «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе кысаларында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кайгыртырга кирәклеген әйтте. Чыннан да дөньяларыбыз мул тоелса да, өстәлендә ипи һәм сөт кенә булган гаиләләр дә юк түгел. Ә баланы мәктәпкә әзерләргә бәяләр көннән-көн арткан заманда саллы гына суммаларны чыгарып салырга кирәк.

 

Ә менә Чаллыда «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясен КАМАЗ заводы башлап җибәргән. Алара мәктәпләрнең төрле сыйныфларында укучыларга гына түгел, ә беренче сыйныфка баручыларга акчалата ярдәм оештыра. КАМАЗ үз хезмәткәрләренә ярдәм итәргә карар иткән, беренче сыйныф укучыларының әти-әнисенә 4 мең сум акча түләячәк. Балалары беренче сыйныфка баручы әти-әниләрнең чыгымнары чыннан да зур.

Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында һәр хезмәткәргә баласын мәктәпкә әзерләү өчен дүрт мең сум акча бүлеп биреләчәк.

Бу акчаны мәктәп формасы, канцелярия товарлары һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуга сарыф итәргә мөмкин булачак. Сумма хезмәт хакы белән бергә күчереләчәк.

КАМАЗ елдан-ел әлеге акцияне дәвам итеп килә. Узган ел балалары укырга баручы әти-әниләргә канцелярия товарлары сатып алуга  2 мең сумлык сертификатлар бирелде. Әлеге изге гамәлне үрнәк итеп алып, башкалар да КАМАЗлылар рәтенә кушылсын иде. 

Бу хакта республика газетасы сайтларында язалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев