Мәктәпкә әзерләнергә булыш: Якташыбыз Илдар Халиков Яңа Кормаш мәктәбе укучыларын сөендерде
Актаныш районында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясе дәвам итә. Әлеге хәйрия чарасына туган җиребездән читтә яшәүче якташларыбыз да актив катнаша. Илдар Халиков елдагыча әнисенең туган авылы Яңа Кормаш мәктәбе укучыларына мәктәп кирәк-яраклары белән булышты.
Яңа Кормаш башлангыч мәктәбендә 2025-2026 нчы уку елында алты бала белем һәм тәрбия алачак. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе кысаларында, һәр елдагыча, якташыбыз Халиков Илдар Шәфкать улы балаларга үзенең бүләкләрен бирде.

Бу чараны оештырып, балаларга бүләкләрне тапшырган Харисов Рәсүл абый белән Рәмзия апага, Илдар Шәфкать улына укучылар, аларның әти-әниләре исеменнән бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бу хакта безгә укытучы Фәридә Хафизова язып җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев