Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Актанышның почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевкә 100 яшь!

Бүген районыбызда зур бәйрәм- Бөек Ватан сугышы ветераны, 40 ел Югары Яхшый һәм Тәкмәк авыллары имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарган Тәфкил Вәли улы Вәлиевкә 100 яшь тулды.

Районыбызда Тәфкил Вәлиевне белмәгән, танымаган кеше сирәктер. Чөнки ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исән -сау каршылаган дүрт ветераныбызның берсе. Бер гасырлык юбилеен Тәфкил абый үз акылында, күтәренке кәефтә, якыннары, балалары, авылдашлары кайгыртуында каршы ала. 

Кадерле һәм хөрмәтле ветераныбызны олуг юбилее белән котларга Югары Яхшый авылына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов килде. 

100 яшьлек юбилееңны котларга киләм дигән идем, менә бит бәйрәмеңдә күрештек. Сиңа Россия президенты В. В. Путин, Татарстан җитәкчелеге, Рөстәм Миңнеханов үзенең котлауларын юллады. Бусы үземнең котлау хатым. Киләчәктә дә исәнлек-саулык, сәламәтлектә яшә. Районыбызның бизәге, яме булып, матур итеп яшәгәнең өчен, Җиңү алып килгәнең өчен зур рәхмәт! Алдагы юбилейларыңны да күрергә язсын! 

Тәфкил абыйны менә шулай яхшы тәрбияләгән, караган балаларына, якыннарына да зур рәхмәт!- диде Ленар Рафакович һәм дәүләтебез җитәкчелеге җибәргән котлау хатларын, күчтәнәч, бүләкләрне, чәчәк гөлләмәсен тапшырды. Берочтан Ленар Зарипов гомер буе районыбызның җаваплы тармагы- авыл хуҗалыгында эшләгән, хуҗалык рәисе вазыйфасын башкарган ил агасына районыбыздагы урып-җыю барышы турында сөйләде. 

Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов,

авыл җирлеге ветераннар берлеге җитәкчесе Рәшит Галимуллин, күпсанлы туганнары, якыннары да бер-бер артлы котлап бүләкләр тапшырдылар.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Тәфкил Вәли улының озак еллар халкыбызга ислам дине таратудагы керткән зур өлеше өчен Татарстан Диния нәзарәтенең 30 еллыгы медале белән бүләкләнүен әйтте. Шулай ук мөфтиебез Камил Сәмигуллинның котлауларын ирештереп, бик матур тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

Тәфкил абый, сез әле дә җирлекнең имам-хатыйбы, алга таба да Аллаһы Тәгалә сезне  саулык-сәламәтлек белән бүләкләсен,- дип Руслан хәзрәт юбилярга, туган җиребезгә изге теләкләр теләп дога кылды. 

Хөрмәтле райондашыбыз Тәфкил Вәлиевнең язмышы, үткән тормышы илебезнең елъязмасына тиң.  Без аның хикмәтле гомер юлы турында алдагы язмаларыбызда тулырак яктыртачакбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев