Актанышта «Георгий тасмасы» акциясе узды
Бүген, 9 Май бәйрәме алдыннан, «Яшьлек» яшьләр үзәге активистлары Актаныш урамында «Георгий тасмасы» акциясе үткәрделәр. Чарада катнашучылар үтеп баручыларга Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекне символлаштыручы Георгий тасмасының әһәмияте турында белән сөйләделәр.
Кешеләрнең күкрәкләрендә георгий тасмалары- кара һәм кызгылт-сары төстәге тасманың үз аңлатмасы. Кара төс — һәлак булганнар кайгысы һәм истәлеген, ә кызгылт-сары-илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән сугышчыларның батырлыгын һәм ныклыгын символлаштыра.
Актанышның беренче санлы мәктәбенең 6 Т сыйныфы укучылары да «Георгий тасамасы» патриотик акциясендә актив катнаштылар. Балалар Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын искә төшереп, район халкына горурлык хисләре белән Хәтер һәм хөрмәт символын өләштеләр.
Акция халыкта зур кызыксыну уятты, һәм күпләр бу символның мәгънәсе турында күбрәк белү өчен тукталып яшьләр белән аралашты.
Оештыручылар мондый чаралар ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне сакларга ярдәм итәр һәм яшь буынны ватанпәрвәрлеккә һәм үз илебез тарихына ихтирамга рухландырыр дип өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев