Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Беркем дә, беркайчан да онытылмый!

22 нче февраль көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында Әфган сугышы ветераны Илдар Хафизов призына шашка-шахмат турниры үтте.

Әфган сугышы ветераны Илдар Хафизов призына шашка-шахмат ярышлары19 нчы ел рәттән үткәрелә. 

Турнирга шашка-шахмат уеннарына битараф булмаучы балалар да, зурлар да килә. Соңгы елларда районыбызның Әфган сугышы ветераннары да килү чараны тагы да бизи.

Кичә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче балаларның чыгышлары белән башланып китте. Соңыннан төп хөкемдарыбыз, авылдашыбыз Фәһим абый Галимов уеннарның тәртибен аңлатып, турнирны башлап җибәрде. Уеннар бик кызу барды.

Шашка буенча күчмә кубокны Харисов Айдар, шахмат буенча Вәгыйзов Айзат алды. Катнашкан балалар да, зурлар да бүләксез калмады.

Чараны үткәрүдә акчалата ярдәм иткән «Әнәк» агрофирмасы җитәкчелегенә, үзләренең исемле кубокларын һәм бүләкләрен алып килгән районыбызның Әфган сугышы ветераннары оешмасына, аеруча авылдашыбыз Дилүс Сәләховка, төп хөкемдарыбыз, авылдашыбыз Фәһим абый Галимовка, Хатип Хаккый улына, сертификатлата ярдәм күрсәткән Риназ Рашитовка барлык туганнар исеменнән бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Шулай ук килгән, катнашкан уенчыларга бик зур рәхмәт! Сау- сәламәт булыгыз! 

Фәридә Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев