Һәйкәлләрдә - безнең хәтер!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын карпшылаган көннәрдә авыл җирлекләрендә һәйкәлләребез төзекләндерелә, матурлана, тирә-ягы тәртипләп куела, Хәтер бакчаларына чәчәкләр-гөлләр утыртыла.
Аеш авылында да Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган һәйкәл-обелиск бар.
Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган буын сафы арабыздан бик сирәк калды. Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының каһарманлыгы бары истәлекләрдә генә саклана бара. Яу кырыннан кайтмый калганнарның исемнәре һәр авылның түрендә урнаштырылган һәйкәлләргә уеп язылган. Халкыбыз батыр улларын онытмый. Күп кенә авылларда райондашларыбыз, читтә яшәүче авылдашларның да ярдәме белән яңа һәйкәлләрне сафка бастыра, яңарта, төзекләндерә. Хәзер инде бу һәйкәлләрдә яу кырында башын салганнарның гына түгел, ә сугыштан исән-имин туган якларына кайтып җиткәннәрнең дә исемнәре өстәлә башлады.
Аеш авылында туып-үскән әфганчы сугышчы Илфак Нурлыягаяновның йортына хәтер тактасы куярга килгәч, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов авылның кыл уртасында урнашкан Хәтер бакчасына да керде, һәйкәлдәге Бөек Җиңү таңын алып килгән батырлар исемлеге белән танышты. Җитәкчебез Әфганчы ветераннар белән Аеш авылы геройларын искә алдылар.
Таш һәйкәлләр халкыбызның җиңелмәс рухының тере тарихы, яшь буын өчен Ватанпәрвәрлек дәресе.
Җиңүчеләр калка һәйкәл булып,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар үлми ике тапкыр -
Алар хәзер мәңге балкырлар!
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр солдатта купме солдат җаны?! -
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Гасырларның һәр минуты хәзер
"Бер минутлык тынлык" аларга.
Тып-тын алар шуңа.
Таш һәйкәлләр
Эчтән генә тиеш янарга.
Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә -
Бухенвальдта җырлый, Хатыньда...
Һәйкәл җыры -
Батырлыкка гимн -
Мәхәббәт һәм нәфрәт хакында.
Роберт Миңнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев