Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Җиңү байрагын Зөбәер Сабантуенда армия сафларына китәчәк Айнур Галләмов мәйдан буйлап йөртте

Зөбәер авылында Сабантуй бәйрәмендә тантаналы һәм дулкынландыргыч чара узды. Пучы авыл җирлеге активы Җиңү Байрагын күршеләре- Түке авыл җирлегенә тантаналы төстә милли бәйрәмебездә тапшырдылар.

Пучы авыл җирлеге вәкилләре Җиңү байрагын күтәреп мәйданга кергәч, һәркем урыныннан торып басты. Җиңүчеләр буынының батырлык һәм каһарманлык символының көче шундый зур – күпләр күз яшьләрен тыя алмыйча Бөек Ватан сугышында һәлак булган ата-бабаларыбызны искә алды.

Тантанада хәрби хезмәткә чакырылучы Айнур Галләмовның катнашуы бу тарихи мизгелгә аеруча зур әһәмият өстәде. 23 июньдә Россия Армиясе сафларына хезмәт итәргә китәчәк егет Җиңү Байрагын мәйдан буйлап зур горурлык хисләре белән күтәреп барды. Моның өчен аңа рәхмәтле якташларыннан истәлекле бүләк тапшырылды.

Икенче көнне, 15 июньдә Хәтер эстафетасы дәвам итте. Җиңү Байрагын авыл халкы Әтәс авыл җирлегенә илтте, реликвия район буенча алдагы тукталышка кадәр җаваплы саклауга тапшырылды. https://t.me/airs16/39611 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев