Иске Байсар авылы хоры «Җиңү җырын җырлый Актаныш» акциясендә ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерде
Бүген «Җиңү җырын җырлый Актаныш» патриотик акциясе кысаларында, Иске Байсар авылы хор коллективы Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган эчтәлекле программа белән чыгыш ясады.
Аларның җырларында якташларыбызның батырлыгы күз алдында җанланды: авылдан йөзләгән ир-ат Ватан азатлыгы өчен сугышка китә, ә авылда кплган халык, хатын-кызлар, кприлао, балалар фидакарьләрчә тылда хезмәт итә, Җиңүне якынайта.
Эвакуацияләнгәннәрне кабул итү авыл тарихында аерым бер вакыйгага әйләнә. Авыр сугыш елларында Иске Байсар Эстониядән килгән гаиләләрне сыендырган. Алар арасында яшь кенә кыз-булачак танылган эстон язучысы Лилли Промет та булган. Соңрак үзенең «Ир-атсыз авыл" повестенда ул татар халкының киң күңеллелеген, тел киртәсенә карамастан, соңгы кисәк икмәкне бүлешергә әзерлеген җылылык белән тасвирлый. "Эстоннар татар телен , ә авыл халкы эстон телен белми иде, әмма фашизмны тар — мар итүгә гомуми омтылыш һәм ышаныч йөрәкләрне берләштерә иде", — дип билгеләп үтә Промет.
Иске Байсарда сугыш еллары истәлеген җырларда гына сакламыйлар. Музейда фотосурәтләр, фронттан килгән хатлар, авылның дистәләгән эвакуацияләнгән кешеләрне сыендыру турындагы тарихлар тупланган. Ә Лилли Промет китабы инде озак еллар иң авыр заманнарда да үзара ярдәм һәм кешелеклелек символы булып кала.
«Җиңү җырын җырлый Актаныш» акциясе сугыш тарихының дата — саннар гына түгел, ә бер максат өчен үрелгән миллионлаган кеше язмышы икәнлеген тагын бер кат исбат итте. Һәм без аларны хәтерлибез-геройлар үлми, алар мәңгегә исән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев