Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Пучы кызы Эдита Погосян “Солдат альбомы–2025” конкурсында катнашып призлы урын алды

Пучы мәктәбе укучысы Эдита Погосян Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Солдат альбомы–2025” конкурсында катнашып, 3 нче урынга лаек булды.


Мин, Погосян Эдита, 10 апрельдә, күңелләргә җылылык өстәп,
горурлык хисләре уяткан “Солдат альбомы–2025” конкурсы җиңүчеләрен
бүләкләү тантанасында катнаштым. Бәйгедә ике номинация бирелгән иде.
“Безнең якташ – Бөек Ватан сугышы ветераны” номинациясендә 3 урынга
лаек булдым. Бәйге быел 1-18 февраль көннәрендә узды. Илебезнең төрле
төбәкләреннән килгән катнашучылар үз якыннары – Ватан сагына баскан
авылдашлары, бабайлары, әбиләре турындагы иң җылы, иң эчтәлекле
иншаларын юллаганнар.


Бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне ихлас котлап, дипломнарны һәм
истәлекле бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый
оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, шулай ук Казан
финанс, икътисад һәм информатика институты ректоры Альбина Салихова
тапшырды.
Чарада җиңүчеләрнең иҗади эшләреннән өзекләр укылды. Аларның
иншаларында – Ватанга мәхәббәт, нәсел җепләрен саклау теләге, әби-
бабайларның батырлыгын күңел аша уздыру тырышлыгы ачык чагылды. Бу
язмалар – үткәннәрне бүгенге белән бәйләүче, тарихны гасырлар аша
киләчәккә илтүче кыйммәтле ядкәрләр.
Музыкаль бүләкләр дә күңелләрне тетрәндерде. Татарстанның халык
артисты Резедә Төхфәтуллина башкаруындагы җырлар, яшь башкаручылар
Рөстәм Егоров һәм Инсаф Бәдретдинов чыгышлары чарага үзенчәлекле рух
өстәде.
“Солдат альбомы–2025” – ул гади бәйге генә түгел, ул – милли хәтер,
буыннар бәйләнеше, йөрәктәге изге хатирәләрне яңарту. Андый чаралар аша
без үткәннәребезне яңартабыз, киләчәк буыннарга тапшырырдай рухи
мирасыбызны саклыйбыз.
Актаныш районы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11
класс укучысы Погосян Эдита.
Җитәкчесе: Шәрипова гөлшат Әхмәтшәех кызы, тарих укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев