Такталачык авыл җирлегендә Хәтер шәмнәре кабынды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган бик күп чаралар узды. Такталачык авыл җирлегенә караган авылларда хәтер шәмнәре кабыздылар, хәтта хәтер шәмен очырдылар.
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин хәбәр итүенчә, Әҗмәт, Түмерҗә авылларында яшәүчеләр Бөтенроссия акциясенә кушылып 22 июнь, Бөек Ватан сугышы башланган көнне Хәтер шәмнәре кабыздылар. Ә Әҗмәт авылы өстенә авыл халкы хәтер шәмен очырган. https://vk.com/wall-31077111_69949
Илебез азатлыгы өчен көрәшкән беркем дә, берни дә онытылмый. Батырлар даны мәңгелек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев