Татар Ямалысы авылында яшәүче 96 яшьлек Гөлгенә Хәйбуллина сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде. Өлкән сайлаучыны участокта хөрмәтләп каршы алдылар. Җыр-моң яңгыраган, коймак пешкән сайлау участогындагы мохит аңа бик ошый.
Гомеренең бик күп өлешен хезмәттә үткәргән Гөлгенә апа алты классны тәмамлаганнан соң ук эшкә керә. Колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, тракторда эшли, сабан сөрә. Тыл ветераны буларак авыл тарихының бер өлешен үз җилкәсендә алып барган буын вәкиле ул.
— Башта хәерчелек белән үстек. Алты бала идек. Ачлык вакытларын күрдек. Мәктәптә укып бетерергә мөмкинлек булмады, алтынчы классны тәмамлагач, эшләргә туры килде. Тракторда да эшләдем, сабанда да йөрдем. Мин эшләмәгән эш калмады, — дип искә ала ул яшьлек елларын.
Бүгенге тормыш шартларын элекке еллар белән чагыштырып, Гөлгенә апа хәзерге мөмкинлекләрнең күп булуын билгеләп үтә.
— Хәзер тамак тук, өс бөтен, бөтен нәрсә бар, Аллага шөкер. Шулай да әйберләр кыйбат, пенсияне җиткереп булмый. Балалар гел кайтып йөри, мине дә карыйлар. Аларның кайтуына мин дә әзерләнәм, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Аларны да сыйларга кирәк бит. Балаларым кайтып йөргәч, күңелем була. Юл чыгымнары да хәзер кыйбат, акча җиткереп булмый инде.
Сайлау көнендә аның иң зур теләге дә гади һәм барлык кешеләр өчен уртак:
— Сугышларны туктатсыннар иде, балакаем. Шуңа сорыйбыз. Илләр тыныч булсын иде.
Гөлгенә апа сайлау участогындагы мөнәсәбәттән дә канәгать.
— Ошый, ошый! Авыл җирлеге башлыгы Лүзия бик әйбәт. Элек болай игътибар күргән юк иде. Ул бик әйбәт, игелекле, кешелекле. Менә бит сайлау көнендә музыка уйный, коймаклар пешерәләр. Авыл кешеләренә Лүзия нык игътибарлы. Мактап бетергесез, — ди ул.
96 яшьтә дә сайлауга үз теләге белән килгән Гөлгенә Хәйбуллинаның сүзләрендә бер гади теләк ачык яңгырый: тынычлык булсын, балалар һәм оныклар исән-имин яшәсен, илдә бәрәкәт артсын.
Ахырда ул өлкәннәр өчен тагын бер теләген җиткерде:
— Акчаларны күбрәк бирсеннәр иде, пенсияләрне арттырсыннар иде!
Нет комментариев