Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Аҗаган уены

Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе базасында “Аҗаган 2.0” республика күләмендәге хәрби-патриотик уеннарның зона этабы узды. Бирегә сигез районнан икешәр команда килде.

Бу уеннарының максаты – армия сафларына алыначак үсмерләрне гражданлык һәм патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклауга әзерләү. Ул илебезнең барлык регионнарында да уза.

Татарстан буенча үткәрелә торган бәйгенең Актаныш зонасында  төп оештыручылар булып, Актаныш муниципаль районы, балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләти оешмасы, Татарстан 
Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан 
Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, 
республиканың хәрби комиссариаты  «Юнармия» хәрби-
патриотик хәрәкәте, «Патриот» спорт-патриот хәрби чакырылышка әзерләү үзәге тора.  

Быелгы “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик уеннарында 12500дән артык кеше катнашкан. Бу республиканың 775 отряды дигән сүз. 

Ә Актаныш зонасында Актаныш, Түбән Кама, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Чаллы, Тукай, Алабуга районнарыннан килгән командалар көч сынаша.  

Аларны  район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев сәламләде. 

– Безнең ил һәрвакыт үзенең илен яратучы, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче  патриотларга таянды. Илебез өчен көрәшкән әби-бабаларыбыз хакында без онытмыйбыз. Шулай ук Әфганстанда, Чечняда барган локаль сугышларда көрәшкән батырларыбызны да хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Хәзер исә Украинада барган махсус хәрби операциядә безнең абый-апаларыбыз илебезнең бердәмлеге өчен көрәшә. Без алар белән горурланабыз. Бу горурлык хисенең кече яшьтән үк 
тәрбияләнүе мөһим. Сезнең күзләрегездә дә өмет чаткылары яна. Бу уеннарда катнашу белән сез дә кечкенә булса да, геройлар. Барыгыз да җиңүчеләр. Уңышлар телим, – диде. 

Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та укучыларга уңышлар теләде. 

– Әлеге бәйге Россия Президенты патронажлыгында уза. Ул укучыларның физик һәм рухи ныклыгын булдырырга ярдәм итә. Команда белән чыгыш ясаганда бердәмлекнең әһәмиятен аңларга булыша. Уеннар башта районнарда узды. Хәзер зоналарда дәвам итә. Барысы җиде зонада көч сынашалар. Ә 28-30 майда  республика этабы узачак, – ди “Аҗаган 2.0” уеннарының Татарстандагы координаторы Камилла Прахова. 

– “Аҗаган “ уеннары шактый еллар уздырыла. Узган ел гына да бу уеннарда 14 мең укучы катнашты. Быел бу уеннарга берникадәр үзгәрешләр дә кертелде. Аның уен төрләре буенча программасын Мәскәүдән үк җибәрделәр. Быел беренче медицина ярдәме күрсәтү өлеше, каршылыклы полосалар аша йөгерү дә кертелде.  Шартлары да барлык уенчыларга да бер төрле. Биредә һәр районнан икешәр команда көч сынаша. Зурлар һәм уртанчылар командалары, – ди ярышларның баш судьясы, подполковник Константин Баранов. 

Уеннар башланып киткәч, укучылар 6 этапта көчләрен сынады. 

Хәрби әзерлекне күрсәтеп стройда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, каршылыклар полосасын узу, АК-74 автоматын сүтеп-җыю, тартылу, җирдән этелү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, 30 һәм 60 метрга йөгерү, вакытка противогаз, ОЗК киюдә үзләрен күрсәттеләр. Кечкенәләр төркеме 1000, зурлар төркеме 2000 метр арага йөгерде. Шулай ук Ватаныбыз тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр.

Судьялар аларга бәяне вакытка сыешуларына, биремнәрне төгәл итеп үтәүләренә карап бирде. 

– Командаларыбызны ике ай дәвамында әзерләдек. Егетләребез дә, кызлар да көчле. Күп кенә ярышларда җиңүләр яуладылар. Бу юлы да сынатмаслар дип уйлыйбыз, – 
диде Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе  Илһам Шакиров. 

– Бу ярышта өченче елымны катнашам. Әзерлегебез елдан-ел яхшыра. Физик әзерлектән тыш, тарихны да әйбәтләп өйрәнәбез. Командабыз көчле. Җиңүгә өметләнәбез, – ди Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучысы Денислам Йосыпов. 

– “Аҗаган “ уеннарына бик җитди әзерләндек. Һәрберебез үзенә тиешлесен ныклап өйрәнде. Әгәр берәребез сынатса, җиңеләчәгебезне беләбез. Җиңелсәк, мәктәп данын яклый алмыйбыз.  Безнең мәктәптә Советлар Союзы геройлары укыган. Без аларның исеменә тап төшерергә тиеш түгелбез, – ди Менделеевск районыннан килгән Алмаз  Гыйльфанов. 

– Мондый чаралар физик яктан ныгырга булыша. 
Патриотик хисләрне арттыра. Тарих турында күбрәк белергә этәргеч ясый, – ди Чаллы шәһәреннән килгән Эмиль Дәүләтшин.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев