Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ачык чара аша кагыйдәләрне өйрәнәләр

“Тылсым” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган ачык эшчәнлек үтте.

Чараны Зәфилә Сәрвәрова 2 нче кечкенәләр төркеме нәниләре белән тәрбиячеләр өчен күрсәтте. Эшчәнлек балаларның яшь үзенчәлекларенә туры китереп, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган.

Алар уку елы башыннан ук эш планнарына юл
кагыйдәләрен өйрәтүгә
багышланган чараларны алалар.Төрле алымнар кулланып ел давамында эзлекле эш алып баралар. Ата-аналар белән тыгыз эшчәнлек алып барыла, акцияләрдә теләп катнашалар.

Әлеге чарада ДАИ инспекторы Артур Җиһаншин да катнашты, балалар белән әңгәмә корды,”куркынычсыз каеш” профилактик чарасы
кысаларында балаларга махсус автокреслоларда гына утырып йөрергә кирәклеген аңлатты.

Һәр балага яктылык кайтаргыч элементлар таратылды,төркемдә уйнар өчен өстәл уеннары тапшырылды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бакча коллективына, тәрбиячеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Балаларга инспектор белән якыннан танышу, күрешү аеруча нык ошады.

Ләйсән Мөхәммәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев