Актаныш егете – Мәскәү парадында
Актаныш егете Илдар Мөхәмәтдинов Мәскәүдә Кызыл мәйданда Бөек Җиңү парадында катнашты.
Илдар Илнар улы Кострома шәһәрендә урнашкан хәрби академиянең 3 нче курсында югары белем үзләштерә. Алар Мәскәүдә булачак марш атлавына өйрәнүләрне быелның март аенда башлаганнар. 9 май көнне Илдар хәрби парадчылар сафында узды.
Егет Актанышның беренче мәктәбенең XI сыйныфын тәмамлагач, үз теләге белән хәрби юлдан китә. Елга ике тапкыр туган ягы Актанышка әти-әнисе, туганнары янына ялга кайта.
Советлар Союзы Маршалы Тимошенко исемендәге
радиация, химик һәм биологик саклау хәрби академиясе Россия Федерациясенең иң дәрәҗәле дәүләт югары хәрби белем бирү учреждениесе дип санала. Ул 1932 елда хәрби-техник академиянең хәрби-химия бүлеге һәм икенче Мәскәү химия-технология институты базасында хәрби-химия академия буларак төзелгән. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт хәрби казна белем бирү учреждениесе статусында югары һәм урта һөнәри белем бирү, югары уку йортыннан соң һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыра.
Кече сержант Илдар Мөхәмәтдинов яхшы укыганы һәм спорт белән даими шөгыльләнгәне өчен әлеге чарада катнашу бәхетенә ирешә. Кар сибәләп торуга карамастан, бәйрәм чарасын туктатмыйлар. Тантаналы маршта 9 мең хәрби һәм 75 берәмлек техника уза. Россия
Федерациясенең төп бәйрәм чарасында Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таджикстан, Төркмәнстан, шулай ук Куба, Лаос илләре һәм Гвинея-Бисау республикасы җитәкчеләре катнашты. Парадтан соң Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә чит ил гражданнарының барысы да Мәңгелек ут янына килделәр.
– Без улыбыз Илдарның Мәскәүдә хәрби парадта катнашуына бик нык шатландык. 23 марттан бирле алар Мәскәү өлкәсенең Алабино хәрби
частенда торып, шушы бәйрәмгә әзерләнделәр. 11 майда Кострома шәһәренә кайтып җиттеләр, хәзер укуын дәвам итәләр. Тиздән имтиханнар башлана. Чираттагы уку ялына сентябрьдә Актанышка кайтырга тиеш, без аны сагынып көтеп торабыз, – диләр әти-әнисе Илнар һәм Айсылу Мәхәмәтдиновлар.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев