Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Актаныш-информ» веб-мөхәррире Ләйсән Газизова «Коррупция: журналист карашы» бәйгесе җиңүчеләре рәтендә

#АРАБЫЗДАН_БЕРЕБЕЗ: Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк узган Форумда «Коррупция: журналист карашы» ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында журналистлар конкурсында җиңүчеләрен бүләкләү узды.

Безнең өчен аеруча сөенечле вакыйга, биредә хөрмәтле коллегабыз, веб-мөхәрриребез Ләйсән Газизова бүләкләнде. Ул район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренең муниципаль районнарның (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеккә иҗади якын килү, коррупциягә каршы юнәлдерелгән чараларны мәгълүмати яктыртуда актив катнашуы буенча номинациядә Дипломга лаек табылды.

Каләмдәшебезне мәртәбәле бүләге белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез, алга таба да зур җиңүләр, үткен каләме һәм көн кадагындагы материаллары белән укучыларыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртуын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев