Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы махсус хәрби операциядән демобизацияләнгән ветераннар белән очрашты

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән демобизацияләнгән ветераннар белән очрашты. Чарада 10 ветеран катнашты.

Очрашуның төп максаты — ветераннарны тыныч тормышка социаль адаптацияләү, эшкә урнаштыру, юридик, психологик һәм медицина ярдәме алуда ярдәм итү, шулай ук көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Район башлыгы ветераннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең муниципалитет эшенең өстенлекле юнәлеше булуын ассызыклады. Очрашу барышында катнашучылар үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар, үзләре дучар булган кыенлыклар турында сөйләделәр һәм кызыксындырган сораулар буенча аңлатмалар алдылар.

Барлык әйтелгән тәкъдимнәр һәм үтенечләр районның профильле хезмәтләре тарафыннан эш планына алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев