Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Актаныш районы инвалидлары «Актаныш таңнары»на яздырган якташыбызга рәхмәт белдерә

Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, якташыбыз Вәсим Вахитов 26 мөмкинлеге чикләнгән райондашыбызны 2025 елның икенче яртыеллыгына «Актаныш таңнары» газетасына яздырды. Вәсим Хуҗаҗан улы әлеге игелекле традицияне озак еллар дәвам итә, инвалидларны районыбыз, республика яңалыкларын күзәтеп барырга, вакытлы матбугат белән танышырга мөмкинлек тудыра. Бүген аңа бик күпләр рәхмәт сүзләрен җиткерә. Шул исәптән, бик күп авыруларны җиңеп алга атлаучы, оптимистлык рухын тирә -юньдәгеләргә дә өләшүче Розалия Баянова да.

Иске Сәфәр авылы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Баянова 1956 елдан бирле "Актаныш таңнары" газетасы белән дус. Мәктәптә укыганда ук "Яшь хәбәрчеләр" төркемендә каләмен шомарткан, гел яңалыклар, язмалары газета битләрендә басылып торган актив укучыбыз хәзер дә алдынгылар сафында:

«Актаныш таңнары» газетасын 57 ел буена алдырам, яратып укыйм. Район яңалыкларын белмичә яшәү бер дә әйбәт түгел. Рухи азыгыбыз ул. Почта килгәч, иң беренче "Актаныш таңнары"н башыннан ахырына кадәр укып чыгам, анализлыйм. Минем дә мәкаләләремне бастыралар, шуның өчен редакциягә зур рәхмәт! Якташыбыз Вәсим Вахитов бик күп еллар инвалидларны хөрмәт итеп газетага яздыра. Быел да мин бу бәхетлеләр исемлегендә. Аңа район инвалидларын хөрмәтләгән өчен зур рәхмәт, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Киләчәктә дә Актанышның абруе булып, озак еллар яшәргә, хезмәт итәргә язсын!

Розалия Баянованың Иске Сәфәр авыл җирлегендә инвалидларның башлангыч оешмасын җитәкләвенә 18 ел. Инде яше олыгая барып, 5 операция кичерсә дә мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларын ташламый, кайгыртып тора. 

Инвалидларымны ташламыйм. Газета битләрендә аларның тормышын яктыртам ярдәм оештырырга тырышам. Бу эштә миңа Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова нык булыша. Ул мөмкинлекләре чикләнгәннәрне хөрмәт итә, авыр хәлдә калганнар өчен янып-көеп йөрүче җитәкче. Авыл халкына да рәхмәт! Авыргач, ташламадылар,  ялгызымны калдырмадылар, бик күп ярдәм иттеләр, -дип рәхмәтләрен белдерде Розалия апа.

Рәхмәт сүзләрен ишетү һәркемгә рәхәт. Киләчәктә дә бу игелекле гамәлләр тукталмасын, Вәсим Вахитов үрнәгендә башкаларны да мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев