Бүген Актаныш районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — ТР Икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шәһиәхмәтов килде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә алар муниципалитетның төп җитештерү мәйданчыкларының үсеш барышы белән таныштылар.
Визит барышында делегация Гыйлаҗевларның крестьян-фермер хуҗалыгы («Гусьвилл») — каз итеннән деликатес әзерләүгә махсуслашкан предприятие һәм «Актаныш» сәнәгать паркында Айгиз Фәрдиевнең крестьян-фермер хуҗалыгында төзелүче сугым цехын карады — объект төзелешнең соңгы этабында.
Шулай ук үз эшчәнлеген яңадан тергезгән Актаныш агрегат заводы белән таныштылар.
Сәфәрнең нәтиҗәсе буларак Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсеше мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы булды. Анда агымдагы күрсәткечләр, җирле предприятиеләрнең үсеш потенциалы һәм бизнеска ярдәм чаралары тикшерелде.
Нет комментариев