Зөфәрит Шәеховка — 90 яшь!
Бергәләп сөеник

Зөфәрит Шәеховка — 90 яшь!

Чуракай авылында яшәүче Шәехов Зөфәрит Шәех улы үзенең күркәм гомер бәйрәмен — 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Юбилярны истәлекле көне белән район башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов тәбрикләде. Ул Зөфәрит абыйга ихлас котлаулар җиткерде, олы гомер юлында туплаган тәҗрибәсе һәм хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Әлеге матур котлауларга без дә кушылабыз! Зөфәрит абыйга сәламәт булып, якыннарының күңел җылысын тоеп, һәр туар таңнарны бары тик күңелле мизгелләр белән генә каршылап яшәргә язсын!!


Нет комментариев