Мәдәният хезмәткәрләре үзәк паркта балалар өчен бик матур, җылы, көзге чара үткәрделәр. Балалар өчен Көзне каршы алу бәйрәме оештырылды.
Чара барышында балалар төрле уеннар уйнады, җырлар җырлады, күңел ачты. Аеруча матур мизгел — яфракларны рәсемгә төшерү булды: нәниләр көзге яфраклардан үз куллары белән иҗади эшләр ясады, табигатьнең матурлыгыннан илһам алды.
Бәйрәм балаларга да, ата-аналарга да зур шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Мондый чаралар балаларны туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт тәрбияли, иҗади сәләтләрен үстерә.
Нет комментариев