Мөслим авылында 2011 елгы һәм аннан кечерәк егетләр арасында волейбол буенча «Яшьлек» спорт мәктәбе Кубогына ярышлар узды. Актанышның яшүсмерләр командасы районыбызны лаеклы тәкъдим итте һәм 1 нче урынны яулады.
Ярышларда 5 команда катнашты: Мөслим-1, Мөслим-2, Актаныш, Минзәлә һәм Җәлил.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Актаныш командасына грамота һәм кубок тапшырылды. Остазлары- Руслан Булатов.
Яшь спортчыларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм спорт мәйданында яңа уңышлар телибез!
Нет комментариев