«Без бергә»: Кәзкәйдә солдатларыбызга ярдәм итү концерты узды
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Без бергә»: Кәзкәйдә солдатларыбызга ярдәм итү концерты узды

28 сентябрь көнне Кәзкәй авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм уңаеннан «Без бергә» төркеме үзләренең чираттагы концертын куйды.

Чарага авыл халкы, килгән кунаклар һәм яшь буын вәкилләре бик теләп җыелды. Концерт барышында төркем әгъзалары патриотик җырлар башкарды, ә тамашачылар аларны көчле алкышлар белән сәламләде. Җыелган 9300 сум акча егетләребезгә ярдәм булачак.

Әлеге патриотик чараны карарга кадет мәктәбе укучылары да бик теләп килделәр. Алар өчен бу концерт аеруча мәгънәле  — яшь буын үз күзләре белән халык бердәмлеген һәм туган илгә мәхәббәтне тойды.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Бергә булганда без көчлерәк, бергә булганда без җиңәрбез.

Илебез күге тыныч булсын. Егетләребез исән-сау, тизрәк җиңү белән  туган ягыбызга кайтсыннар.


Нет комментариев