Актанышка бала хокукларын яклау өлкәсе җитәкчеләре эшлекле сәфәр белән килде
Бүген Актаныш районына Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, республика балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина, аппарат белгечләре эшлекле сәфәр белән килде. Сәфәр кысаларында райондагы балалар учреждениеләре эшчәнлеге белән танышу, профилактик эшләрне бәяләү максаты куелган иде.
Светлана Михайловна билгеләп үткәнчә, мондый күчмә очрашулар республика районнарында даими рәвештә уздырыла. Делегация балалар тәрбияләнүче һәм белем алучы учреждениеләрдә булып, укыту-тәрбия процессы, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән алып барылган эш белән таныша. Актанышта алар иң элек коррекцион мәктәптә булып, анда балалар өчен тудырылган шартларны, укыту барышын һәм белгечләрнең эшчәнлеген карадылар. Кадет мәктәбендә дә шушы юнәлештәге эшчәнлекне өйрәнделәр. Светлана Михайловна Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашып чыгарылыш курсантларын, укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады.
Очрашу барышында ассызыкланганча, төп максат — социаль ятимлекне киметү, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән нәтиҗәле эш алып бару. Белгечләр ата-аналарга ярдәм итү, аларны дәвалау, эшкә урнаштыру, тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә системалы чаралар үткәрелүен билгеләп үттеләр. Иң мөһиме — балаларны мөмкин кадәр үз гаиләләрендә саклап калу.
Җәйге каникуллар алдыннан балаларның ялын һәм мәшгульлеген тәэмин итү мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә. Аеруча социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның җәйге чорда лагерьларда ял итүе яки өлкәнрәкләренең эш белән тәэмин ителүе мөһим бурыч булып тора.
Светлана Захарова сүзләренчә, Актаныш районыннан мөрәҗәгатьләр күп түгел. Бер мөрәҗәгать балаларны коррекцион мәктәпкә йөртү мәсьәләсе буенча булган, һәм ул район тарафыннан уңай хәл ителгән. Шулай ук алиментлар, гаилә иминлеге белән бәйле аерым сораулар карала.
Вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, эшнең төп юнәлеше — гаиләләргә ярдәм итү, аларны авыр хәлдән чыгару һәм балалар өчен имин, тотрыклы шартлар булдыру.
Эшлекле сәфәр Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә узган балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев