Актанышның 621нче сайлау участогына махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеме бирелде
Актаныш районының 621нче сайлау участогы бүген махсус хәрби операция герое Рөстәм Вәлиев исеменә лаек булып үз эшен башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәгә депутатлар сайлау 621нче сайлау участогы урнашкан участокта тантаналы шартларда башланып китте.
Россия һәм Татарстан гимннары уйнаганнан соң сайлау участогына райондашыбыз, озак еллар Актаныш районы территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары булып эшләгән, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рөстәм Вәлиев исеме бирелде. Тантаналы ачылышта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Рөстәм Вәлиевнең хатыны, кызы һәм туганнары катнашты.
Ленар Зарипов сайлауларның районыбыз халкы өчен бәйрәм булуын билгеләп узды.
Ни өчен бәйрәм? Чөнки без иркен, матур, тыныч тормышта яшибез. Үзебезнең, балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Моның өчен без Рөстәм Вәлиев кебек батырларыбызга рәхмәт әйтәбез. Рөстәм кебек батырларга тигезләнеп, аларның үрнәгендә республикабыз, илебезнең киләчәге өчен бүген тавыш бирәбез, шуңа дөрсе итеп сайларга кирәк. Сайлаулар үткәч тә, бер-беребезне хөрмәт итеп, бергәләп, татулыкта яшик, – диде Ленар Рафакович.
Тантанада Рөстәм Вәлиевнең хатыны Асия иренең сайлаулар тыныч һәм гадел узсын өчен бөтен көчен биреп эшләвен искә төшерде.
Рөстәм сайлау комиссиясендә үз эшенә җаваплы карап, яратып, комиссия әгъзалары белән аңлашып, килешеп эшләделәр. Иремнең исемен хәтерегездә тотканыгыз, безнең гаиләне ташламаганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Киләчәктә һәммәбезгә аяз күк йөзе, тынычлык, уңышлы эшчәнлек телим,- диде Асия ханым.
Рөстәм Вәлиевнең кызы Алена беренче тапкыр сайлый. Алена бу истәлекле көндә махсус Казаннан Актанышка гражданлык бурычын үтәргә кайтты. Ул КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтнының лингвистика факультетында беренче курсында укый. Аленага истәлекле бүләк тапшырылды.

Бу сайлаулар безнең һәрберебез өчен мөһим, - дип билгеләп үтте Алена Вәлиева. – Без, яшь буын, республикабызның киләчәген формалаштыруда актив катнашырга тиеш. Мин әтием белән горурланам һәм аның үрнәгенә лаеклы булырга тырышам.
Әлеге вакыйга Татарстан Республикасында сайлауларның әһәмиятен күрсәтә һәм илебез мәнфәгатьләрен яклауга өлеш керткән геройларга хөрмәт билгесе булып тора. Рөстәм Вәлиев батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәге ул. Сайлау участогына аның исеме бирелү-якташыбызның җәмгыять алдындагы казанышларын тану символы.
Сайлау участогын ачу тантаналы шартларда узды, гражданлык ихтыярын белдерүнең һәм халыкның төбәкнең сәяси тормышында актив катнашуының мөһимлеген күрсәтте. Татарстан Республикасы рәисен сайлаулар- республикабызның алга таба үсешен билгели торган төп вакыйга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев