Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Автобус» профилактика ункөнлегендә: Автобус йөртүчеләр гаебе белән 48 юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

8 августтан 17 августка кадәр Татарстанда «Автобус» профилактик чарасы уза. Татарстан Республикасы ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатуынча, әлеге чара автобус йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмауга юнәлдерелә.

Актаныш районы ДАИ идарәсе мәгълүматлары буенча, 2024 елның беренче җиде аенда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 48 юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, аларда ике кеше һәлак булган һәм тагын 55 кеше яраланган.

Берничә көн элек М-7 Мәскәү-Уфа автотрассасында автобус белән бәйле авария турында язган идек. Бу авариядә автобус йөртүчесе гаепле дип табылган.

Автоинспекторлар акция кысаларында уздырылган рейдларда автобусларның техник төзеклеген, тахографларның эшләвен, пассив һәм актив куркынычсызлык системалары эшчәнлеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвен,  рейс алды медицина тикшерүен узу- узмавын контрольгә ала. 

Яңа уку елы алдыннан шулай ук барлык мәктәп автобусларына, аларның техник торышына, «ГЛОНАСС» системасына теркәлүен һәм хәвеф төймәсенең эшләвен тикшерәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе пассажир автобуслары йөртүчеләрне юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Арыган яки сәламәтлекләре борчыган халәттә руль артына утырмауларын, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына игътибарлы булуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев