Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Авыл җирлекләре арасындагы «Иң яхшы бәйрәм бизәлеше» конкурсында Киров авыл җирлеге җиңде

Бүген районыбызда Яңа ел бәйрәме алдыннан үткәрелә торган «Иң яхшы бәйрәм бизәлеше» конкурсына нәтиҗә ясалды. Авыл җирлекләре арасында I урын Киров җирлегенә бирелде. II урында Аккүз һәм Иске Байсар авыл җирлекләре, III урында Уразай, Югары Яхшый һәм Теләкәй җирлекләре. Әтәс, Пучы, Татар Суыксуы, Иске Айман, Иске Сәфәр, Актанышбаш, Яңа Әлем, Иске Кормаш, Аеш, Чуракай авыл җирлекләре дә Яңа елга яхшы бизәлеш булдырган өчен билгеләп үтелде.

 

              Район үзәк хастаханәсе, «Актаныш» агрофирмасы, "Лачын" спорт сарае, Актаныш авыл җирлеге, «Коммунсервис» оешмалары оешма-предприятиеләр арасында призлы урыннарны бүлеште.

            Мәгариф учреждениеләре буенча сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, технология техникумы, «Тылсым», «Алтынчәч», «Әтәчкәй» һәм «Ромашка» балалар бакчалары "Иң яхшы бәйрәм бизәлеше"нең быелгы җиңүчеләре булды. 

            Җиңүчеләрнең барысына да акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев