Балалар сабантуе
Җәйне каршы алып, игелек үзәге балалар өчен кече сабантуй уздырды. Шәп уеннар, күчтәнәчләр әзерләнгән.
Кече сабантуй “Бүләк” урманы мәйданында узды. Ул уен-
ярышларга бай булды. Чүлмәк вату, таяк атышу, күзне бәйләп әйбер кисү, йөгерү, күңелле баскетбол һәм башка уеннар көтә иде. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен да бик кызыклы гына килеп чыкты. Велосипедның частьларын танып язарга кирәк, иң күп белүчене ачыкладылар.
Игелек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Дилбәр Фазаелова балаларны яклау көне белән тәбрикләде:
– Һәр көнегез шатлыклы булсын, сез – әти-әниләрегезнең куанычы, шатлыгы, таянычы. Тырышып укыгыз, яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп торыгыз! Әти-әниләргә тигез гаилә бәхете телим. Балаларыгызга яхшы тәрбия биреп, олы юлга озатырга язсын иде. Көннәребез тыныч, шатлыклы авазларга бай булсын.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтовага сүз бирелде:
– Бүген бик күңелле сабантуйга җыйналдык. Җәй җиткәч, барыбыз да юлда күбрәк хәрәкәт итәбез. Бүгенге чара да сезнең хәрәкәтне ныгыту максатыннан оештырыла. Юлда балалар катнашындагы һәлакәтләрне киметү максатыннан, сабантуй бәйрәмендә дә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә ниятләдек. Дидактик уеннар алып килдек. Актив катнашырсыз, белемегезне арттырырсыз. Барыгызның да җәйге ялы күңелле үтсен. Сезнең белән кызыклы һәм файдалы очрашуларда гына күрешергә язсын, – дип, һәркемгә кирәкле киңәшләрен җиткерде.
“Алдынгылар хәрәкәте” оешмасы җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов әлеге иҗтимагый берләшмә җитәкчелеге һәм активистлар исеменнән котлады:
– Сау-сәламәт, актив, хәрәкәтчән һәм бердәм булыгыз! Дуслар, гаилә белән аралашып яшәгез! Әлбәттә, 1 июнь бик күп сөенечле мизгелләр алып килә. Җәйге яллар, якын дуслар белән очрашулар көтә. Әби-бабайларның хәлләрен белү, кунакка йөрүләр тормышыгызга ямь кертә, ял лагерьлары башланып китә. Яңа хәрәкәтчән уеннар, яңа дуслар табыла. Кайларда гына булсагыз да, туган якны онытмагыз. Әти-әниегезне хөрмәт итегез, әби-бабайларыгызның хәлләрен белешеп торыгыз, – дип, уңышлы җәйләр теләде.
Кече сабантуй ярышлары, күз бәйләп, әйбер кисүдән башланып китте. Шунда ук капчык киеп йөгерүчеләргә старт бирелде. Әзерләнеп килүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр,
җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.
– Без, игелек үзәге һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре, юл хәрәкәте инспекторлары белән бергә шушы сабантуйны оештырдык. Бирегә чакырылган гаиләләр белән ел дәвамында бергә эшлибез.
Программага традицион сабантуй уеннары кертелде. Киләчәктә дә балаларга күңелле ял чаралары оештырырга язсын, – диде игелек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Дилбәр Фазаелова.
– Кече сабантуйга социаль яктан авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның әти-
әниләрен чакырдык. Бездәге исемлек буенча социаль яктан авыр яшәү хәлендәге 12 гаиләдән 18 ата-ана һәм 29 бала катнаша, – дип аңлатып үтте игелек үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Раушания Хәбирова.
Зәнфирә Гәрәева, әни:
– Балаларны яклау көненә улым белән чыктым, безне дә искә алалар, шушындый чараларга чакыралар, бик зур рәхмәт аларга. Көне дә балалар кебек көләч, кояшлы, матур.
Адель Тимеров:
– Мин бу чарада әле беренче тапкыр гына. Капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, әйбер кисүдә катнаштым. Миңа бу сабантуй бик ошады. Оештырган апа-абыйларга бик зур рәхмәт.
Камилә Ядкәрова:
– Без Диләрә белән сабантуйга уйнарга килдек. Актанышның
2 нче урта мәктәбендә укыйбыз, беренче сыйныфны тәмамладык. Сабантуйда ЮИД отряды оештырган уенда катнаштым. Сабантуй миңа нык ошый.
Диләрә Хәбирова:
– Төрле уеннарда катнашырга килдем. Күзне бәйләп, әйбер кистем, капчык киеп йөгердем. Абыйларга, апаларга рәхмәт әйтәм, матур итеп оештырганнар.
Йолдыз Кирамова:
– Дәү әнием энҗе калфак бүләк итте үземә. Энҗе калфак ап-ак, бик килешә йөземә. Калфагымның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр. Калфак кигән кызны татар кызы дисеннәр.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев