Балаларның хөрмәте: “Ветеранга хат” акциясе
Актанышның 1 нче урта мәктәбе укучылары “Ветеранга хат” акциясенә кушылды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан ил күләмендә уздырылучы әлеге акция кысаларында алар, сугыш елларында туган лаеклы ялдагы мөгаллимәләргә үз куллары белән язылган хатлар тапшырдылар.
Гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә
багышлаган Юлия Шәйгалләмова, Әнүзә Галиәхмәтова, Дәлия Ханнанова балаларны сөенеп каршы алдылар. Үзләренең хатирәләре белән
уртаклаштылар. Укучыларга рәхмәт әйтеп, укуларында уңышлар теләделәр.
Мәктәпнең директор киңәшчесе Миләүшә Аграпова, педагог оештыручы Алсу Хафизова, укучылар белән берлектә безнең иҗат төркеме Фәйрүзә Мәрдәноваларда булды. 85 яшьлек Фәйрүзә апа да шатланып каршы алды. Үзенә күрсәтелгән хөрмәт өчен сөенүе йөзенә чыкты.
Укучылар аңа үз куллары белән язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән хатларын,
җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Фәйрүзә апа балаларны үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Сугыш елларында күргән михнәтләре хакында сөйләде.
– Әткәем Газизҗан сугышка киткәндә, мин җиде айлык булып, бишектә ятып калганмын. ”Их, сине дә кесәмә тыгып алып китәр идем, булдырып булмый шул”, – дигән. Мунча төзи башлаган булган. Аңа кагылмый торыгыз, без көзгә җиңеп кайтырбыз. Кайткач үзем төзеп бетерермен”, – дигән. Без гомер буе әткәйнең кайтканын көттек. Әнкәебез Мәйсүрә 28 яшендә ике бала белән ялгыз калган. Ул да гомер буе, үлгәнче,
әтиегез кайтса, дип көтте. Әнкәй безне ялгыз канат үстерде, – ди
Фәйрүзә апа.
Сугыш елларындагы барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә татый алар.
– Кәлҗәмә дә ашадык. Яз көне бакчадан җыеп, шуны ашадык. Кемдә күбрәк, күрше-тирәләренә дә биреп, ярдәм итәләр иде. Кычытканын да, юасын да ашадык. Мин кечкенә булгач, аларны җыярга бармый идем. Апа алып кайтканны ашый идек. Шундый авырлыкларны күрсәк тә, алга карап, өмет белән яшәдек. Әнкәй безне укытырга тырышты.
Фәйрүзә апа тумышы белән Яңа Әлем авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында башлангыч сыйныф укытучысына укый. Хезмәт юлын 1961 елда Каратал мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый. Ярты ел эшләгәч Иске Богады мәктәбенә күчерәләр. Бер елдан Яңа Богады мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгелиләр. Фәрит Хөснимәрдән улына кияүгә чыккач, Актанышның 1 нче урта мәктәбенә эшкә күчә. Шул вакытта читтән торып, Казан педагогия институтының рус теле һәм татар теле факультетын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы укучыларга белем һәм тәрбия бирә.
Лаеклы ялга туктагач та актив тормыш белән яши. Ветераннарның “Гәрәбә” клубына йөри. Чигү белән шөгыльләнә.
– Балалар килгәч, күңел тагын да үсеп китә. Үзебезнең кирәклекне сизәбез. Мәктәп җитәкчелегенә шушылай очрашулар оештырганнары өчен зур рәхмәт. Бу рәвешле алар балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбиялиләр.
– Фәйрүзә апа, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын ниндиерәк хисләр белән каршы аласыз?
– Җиңү көнен ел саен дулкынланып көтәбез. Хәзер инде Украинадагы махсус хәрби операциядә җиңүне көтеп яшибез. Башланган көненнән үк телевизордан, матбугат чыганакларыннан хәбәрләрне карап барам. Анда катнашкан балалар өчен борчылам. Дөньялар тизрәк тынычлансын иде.
Фәйрүзә апа балаларга бик матур итеп җырлап та күрсәтте. Әниләр турындагы поэманы яттан сөйләде. Хәтеренең шул кадәр яхшы булуына сокланып тыңладык без аның сөйләвен. Күзгә яшь, бугазга төер
тыгылды.
Сугыш чорының күпме авырлыкларын, михнәтләрен күргән әлеге буынга рәхмәт әйтәбез. Алар үзләренең хатирәләре белән уртаклашып, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр.
– Балаларга патриотик тәрбия бирү буенча ел дәвамында эш алып барыла. Күптән түгел мәктәбебездә махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә Хәтер дивары ачылды. Укучылар хәзер көн саен ул дивар яныннан үткәндә батыр абыйларын искә алалар.
Инде менә “Ветеранга хат” акциясендә дә катнашабыз. Укучылар белән открыткалар эшлибез, хатлар язабыз. Аларны ветеран укытучыларга тапшырабыз. Әлеге ветераннар белән күзгә-күз карап сөйләшү балаларда нык дулкынлану хисләре уята. Аларда гуманизм, хөрмәт, илне ярату хисләре уята, – ди Алсу Хафизова.
Кайтып киткәндә балалар Фәйрүзә апаларын кысып-кысып кочаклап, рәхмәт әйттеләр. Ул да укучыларга укуларында уңышлар, сәламәт, тәртипле булып үсүләрен теләде.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев