Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Бер көндә ун һәлакәт

Узган атнадагы бураннарда район юлларында уналты юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Бу хакта районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты Ренат Шәмсиев бәян итте.

Кышкы юллар шоферлардан да, җәяүлеләрдән дә аеруча саклык һәм игътибар сорый. Аз гына игътибарсызлык та фаҗигагә китерергә мөмкин.

– Яңа елга аяк басканга күп вакыт та үтмәде, инде безнең район территориясендә 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Бер кеше һәлак булды. Алты кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.

Һава торышының тотрыксыз булуы, бураннар нәтиҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны кискен артты. 17 гыйнвар көнне генә ун авария теркәлде. Һава торышының начараюы сәбәпле, федераль һәм региональ юлларда юл хәрәкәтендә чикләүләр кертелде. Бу көннәрдә юл-патруль хезмәте инспекторлары аеруча  көчәйтелгән режимда эшләде. Бигрәк тә юл инспекциясе өлешендә профилактика чаралары алып барабыз.  Юлларны карап торучыларның аны чистартуның сыйфатына игътибар итәбез.

– Килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе нидә?

– Иң беренче сәбәбе, шоферларның дөрес тизлек сайламавы. Без шундый климатик полосада яшибез, кыш та була, җәй дә була. Шуңа ел фасылларына һәм һава торышы шартларына җайлашырга тиешбез. Руль артында йөрүчеләр дә моны исәпкә алып, тизлек режимын көйләп, хәрәкәт итәргә тиешләр. Машинада барганда куркынычсызлык каешларын эләктерергә, 12 яшькә кадәр булган балаларны махсус автокреслоларда гына йөртергә кирәк.

– Кышкы юллар бозлавык, кәлияләре белән дә
куркыныч...

– Чыннан да, шулай. Кышын кар яуган вакытта юлларда
бозлавык, кәлияләр хасил була. Мондый очракларда шоферлар тиешле тизлекне арттырмыйча, алдагы машина белән араны саклап кына хәрәкәт итәргә тиешләр. Шуны да онытмау зарур, бозлавыкта машинаның тормозына бассаң да, ул туктый алмый, шуып бара. Буранлы көннәрдә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев