Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Беренче тапкыр сайлаучы яшь райондашыбыз: Мин илебезнең киләчәгенә битараф түгел!

Актаныш районы халкы 15-17 март көннәрендә мөһим сәяси вакыйгада- Россия президентын сайлауларда катнаша. 708 яшь райондашыбыз сайлау участокларының ишекләрен беренче тапкыр ачып керә.

Актаныш районында 3 көн дәвамында 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр 41 сайлау участогы эшли. Аларның 7 се район үзәгендә урнашкан.

Сайлауларда 21 меңнән артык райондашыбыз катнаша. Россия Федерациясе Президентын сайлауларда 708 яшь райондашыбыз тәүге тапкыр тавыш бирә. Һәрбер яшь сайлаучыны сайлау участокларында истәлек бүләкләре көтә.

Диләрә Батыргәрәева яшь сайлаучыларның берсе. Диләрә Салават кызы балалар иҗат үзәгендә урнашкан 624 нче сайлау участогында гражданлык бурычын үтәде. 

- Бүген беренче тапкыр үземнең сайлау хокукыннан файдаландым. Чөнки мин үз илемнең киләчәгенә битараф түгел!-ди кыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев