Бөек Җиңүгә 80 ел: 2 февраль- Сугышчан дан көне!
1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде. Татарстаннан меңләгән сугышчы анда дошманны җиңүгә үз өлешен кертә.
Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Сугышлар 100 мең квадрат километр мәйданда барган, ике яктан да аларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан.
Фашистлар нефтьле Кавказ, Кубань җирләрен алу һәм сугыш барышын үз файдасына бору өчен илнең көньягында совет гаскәрләрен тар-мар итәргә планлаштырган була. Алар сан ягыннан безнең армиядән өстен булган. 1942 елның сентябрендә алар Сталинград янына ук килеп җитә. Шәһәрдә тәүлек буе һәр йорт өчен каты сугышлар барган. Солдатларыбызның батырлыгы нәтиҗәсендә 18 ноябрьдә Германия гаскәрләренең алга китүе туктатыла һәм, озак дәвам иткән канкоештан соң, дошманны камауга ала. Боҗрага якынча 300 мең фашист эләккән була. 1943 елның 2 февралендә дошман гаскәрләрләре тар-мар ителә, 91 меңнән артык кеше әсирлеккә алына.
Дошманның бу фронтта гомум югалтулары якынча 1,5 миллион кеше тәшкил итә. Германиядә сугыш елларында беренче тапкыр милли матәм игълан ителә, фельдмаршал Паулюсның җиңелүе Европада каршылык хәрәкәтен активлаштыруга ярдәм итә.
Безнең республикадан Бөек Ватан сугышына 700 мең кеше киткән, аларның яртысыннан артыгы һәлак булган. Сталинград сугышында Татарстанда төзелгән ике укчы дивизия сугышчылары катнашкан, 33 хәрби Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев