Бүген район хакимиятендә террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
Бүген хакимиятнең кече утырышлар залында район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә социаль әһәмияттәге оешма җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә күңелле мизгелләр белән башланып китте, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов туган көне уңаеннан коллегаларының котлауларын кабул итте.
Террорга каршы көрәш комиссиясендә биш көн тәртибе каралды. Террорны һәм экстремизмны профилактикалау буенча 2022 елдагы эшчәнлеккә комиссия сәркатибе Люция Корбанова хисап тотты, 2023 елга максат-бурычлар белән таныштырды.
Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов, Иске Айман, Иске Байсар, Иске Богады, Пучы авыл җирлеге башлыклары Марсель Әхмәтханов, Рәмис Кадыйров, Илсур Фәттахов, Нияз Нуретдиновларның тематик чыгышлары тыңланды. Район мәгариф бүлеге идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, "Кибердружина" җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Рәдиф Баһавиев үз юнәлешләре буенча башкарылган эшләр белән таныштырды, проблемаларны хәл итүдә район җитәкчелегеннән ярдәм сорады.
Актаныш районы башлыгы, террорга каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе Ленар Зарипов әлеге мәсьәләгә җитди якын килүне сорады, бигрәк тә хәзер махсус хәрби операция вакытында профилактика буенча эшчәнлекне көчәйтү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев