Чәчәкле, алкышлы, бүләкле бәйрәмдә: И хатын-кыз, и изге зат! Син – җирнең фәрештәсе!
Бүген Актанышта, район мәдәният сараенда 8 март, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан төрле тармакларда хезмәт куючы һөнәрмән гүзәл затлар, лаеклы ялда да актив тормыш белән яшәүче өлкән яшьтәге апалар, әбиләр өчен зур бәйрәм тантанасы узды.
Бәйрәм мизгелләрен ир-егет артистларыбыз нәфис затларыбызга багышланган шигъри гөлләмә белән башлап җибәрделәр:
И хатын-кыз, и изге зат!
Син – җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...
И хатын-кыз – алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче
Син – тормышның чишмәсе!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әлеге котлауларга чын күңелдән кушылып залдагы хатын-кызларга изге теләкләрен юллады. Тәбрикләгәннән соң бәйрәмдә катнашучы махсус хәрби операция батырларының әниләренә, хатыннарына һәм волонтерларга олы рәхмәтен белдерде. Ленар Рафак улы бу батыр йөрәкле ханымнарны бастырып бар халыкка күрсәтте, зал аларны көчле алкышларга күмде.
Бәйрәм истәлекле мизгелләр белән дәвам итте. Сәхнәгә махсус хәрби операция батыры Әхмәтшин Альберт Әнвәр улының хатыны Алия Фәндәс кызы чакырылды. Альберт Әнвәр улы үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнде. Ленар Зарипов Алия ханымга ире Әнвәр Әхмәтшинның дәүләт бүләген тапшырды.
Алия ханым, без сезгә зур рәхмәтлебез. Чын күңелебездән котлыйбыз, исәнлек-саулык, түземлек һәм сабырлык телибез, – диде Ленар Зарипов.
Алга таба бүләкләнергә районыбызның алдынгы хатын-кызлары сәхнәгә күтәрелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныф укытучысы Ахунова Элиза Энгель кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен, "Актаныш агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кадрлар белән эш бүлеге буенча белгече Зәкиева Альбина Әбүләис кызы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасына;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Граджданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсе боерыгы нигезендә, башкарма комитетның ЗАГС бүлеге хезмәткәре Рәхмәтуллина Алия Ильяс кызы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсенең Рәхмәт хатына;
Вәлиева Асия Хәниф кызы татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе котлавына лаек булды.
Авыл хужалыгы тармагында күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау кәгазе белән бүләкләнделәр:
- ·“Актаныш” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Дәүләтова Диләрә Камил кызы;
- · “Әнәк” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы урынбасары Шәехова Алсу Роберт кызы;
- Авыл хужалыгы тармагында күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- · “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Корбанова Кадрия Флүс кызы;
- · “Киров” бүлекчәсе учетчик-лаборанты Шакирова Илһамия Гатуф кызы.
Бәйрәм кунакларына «Йолдызлык-2026» эстрада фестиваленең Әгерҗе шәһәренә зона этабына барачак балаларыбыз чыгышлары тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев