Чуракай авылында яшәүче Сәлаховлар гаиләсе “Мин татар, чөнки...” бәйгесендә катнашкан өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев имзалаган хатта “Телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауга керткән өлешегез өчен Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә уңышлар телибез” диелгән.
Афәрин, котлыйбыз!
Нет комментариев