Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чыңла, син, кыңгырау, бәхет, шатлык, уңышлар теләп чыңла!

Бүген районыбыз мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлый. 2023-2024 нче уку елында Актаныш районы мәктәпләренең 11 нче сыйныфын 91 укучы, 9 нчы сыйныфны 369 укучы тәмамлый. Алар өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме аеруча истәлекле.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары бүгенге тантаналы чарага бик матур итеп әзерләнгәннәр. Традицион рәвештә Россия һәм Татарстан флаглары илебез һәм республикабыз гимннары астында мәйдан түренә алып керелде.

Алып баручылар Әмир Газизов белән Энҗе Ильясова Соңгы кыңгырау бәйрәменең быелгы унберенчеләр һәм кайбер тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр яңгыравын искәрттеләр. Чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләп шигырьләр укыдылар. 

Унбер ел бер парта артында утырган кызлар-егетләрнең һәрберсе гимназия тормышында үз эзен калдырды. Шаяртып та, яратып та 24ен дә үзләренә генә хас сыйфатламалар белән түргә дәштеләр. Сыйныф җитәкчеләре Чулпан Шәриповага да хөрмәт сүзләре мулдан яңгырады. Гимназиянең башка укучылары алкышларга күмеп аларны яратуларын белдерде.

Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова 2023-2024 нче уку елында гимназия укучыларының республика, Халыкара олимпиадаларда 92 призлы урынга ирешүләрен әйтте. Сәнгать, спорт өлкәсендәге уңышлар да бихисап. Иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр мәктәптә укучыларның икенче әниләренә әверелгән, белем һәм тәрбия биргән, БДИга әзерләгән укытучыларга да рәхмәтен белдерде. Бу уку елында «Зур биюләр», «Хорлар» бәйгесе, «Телепортация» һәм башка проектлар әти-әниләр белән бергә тормышка ашырыла. Алда сынаулар- бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын бирүче чыгарылыш укучыларына, аларның әти-әниләренә сабырлык һәм уңышлар насыйп булсын.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов гимназия укучыларын, укытучыларын һәм ата-аналарын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады. Бүгенге бәйрәмдә соңгы кыңгырауның унберенчеләрне яңа тормышка чакырып чыңлавын искәртте. 

- Бүгеннән тормышыгыз тарихында яңа чор башлана. Гомергә истә кала торган көн бүген. Кайда гына булсагыз да, кайда гына укысагыз да Актанышның легендар гимназиясендә укыганыгызны, укытучыларыгызны, гүзәл Актанышыбызны, еракка китсәгез, Татарстаныбызны онытмагыз. Тормышыгызда һәрвакыт яхшы кешеләр юлдаш булсын, нинди генә профессия сайласагыз да һөнәрегезгә тугры , илебезгә лаеклы шәхесләр булып безне сөендереп матур итеп яшәгез. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән-сау кайтып, матур тормышта яшәргә язсын. Җиңү безнең  якта булачак!

Быелгы уку елында да гимназия үсешенә зур өлеш керткән, фән нигезләрен ныклы үзләштергән, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, фәнни-гамәли, практик конференцияләрдә җиңү яулаган укучылар арасыннан «Ел укучысы» сайланды. IX сыйныф укучылары арасында бу дәрәҗәле исемгә Лиана Шакирова, XI сыйныфлар буенча Руфинә Гарифуллина лаек булды. Әлеге алдынгыларга Венера Хәева-Хәмитҗанова «Ел укучысы-2024» дип язылган кызыл лента кигерде, кыйммәтле бүләк тапшырды. Бәйрәмдә Гимназия президенты вазыйфаларын җиренә җиткереп үтәгән Айнур Гыйлаев та хөрмәтләнде.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров спортта зур казанышларга ирешкән укучыларны рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Соңгы кыңгырау бәйрәме укучыларның гимназия тормышына багышланган кызыклы эчтәлекле чыгышлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев