Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Футбол спорты тренерлары: Тырышып эшләрбез, «Ватан»ны сакларбыз!

Бүген районыбызда республика һәм район җитәкчелеге катнашында зурлап «Ватан» спорт манежы ачылды.

Бүгенге "Ватан" спорт манежын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының спорт әзерлеге секторы җитәкчесе Айдар Кадыйров катнашты. Айдар Ленар улы бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол командаларына аталган сертификатны манежны ачу тантанасында футбол тренеры Рамил Гыйльфанов һәм аның шәкерте чыгып алды.

"Универсал" ҖЧҖ директоры Ленар Гарипов "Ватан" манежының символик ачкычын "Иман" футбол командасы теренеры Салават Кәшбразыевка тапшырды. Салават Кәшбразыев барлык балалар, ата-аналар исеменннән рәхмәтен белдерде. 

-Тырышып эшләрбез, манежны сакларбыз!- дип вәгъдә бирде ул. 

Иман" футбол командаларының уңышларына күз салыйк: 

- ТР Беренчелегендә 2011-2012 елгы уенчылар арасында Татарстан чемпионнары. 2013 елгылар арасында 2 нче урын ияләре;

- Бик күп төбәкара һәм ТР беренчелегендә җиңүләр яулаган, ике тапкыр Россия турниры чемпионнары- Салават Кәшбразыев укучылары.

-Күптапкырлар ТР Беренчелеге финалистлары, бронза призерлар, төбәкара турнирлар җиңүчеләре- остазлары- Рамил Гыйльфанов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев