Гаилә белән Россия президентын сайларга килүчеләр Lada Vesta автомобилен ота ала
Бүген районыбызда бик күп гражданнар парлап, гаиләләре- уллары, кызлары белән сайлау участокларына килделәр. Илебездә игълан ителгән Гаилә елында бу күренеш аеруча актуаль! Россия Федерациясе президентын сайлау- киләчәгеңне билгеләү, үз сүзеңне әйтү дигән сүз ул. балалар әти-әниләренең илебездә барган сәясәткә битараф булмауларын күреп, белеп, үрнәк алып үсәргә тиеш.
Актаныш районы башлыгы, район Советы рәисе Ленар Зарипов хатыны Гөлнар ханым белән иртәнге сәгатьләрдә үк беренчеләрдән булып, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараена урнашкан 619 нчы сайлау участогына килделәр, барлык райондашларга үрнәк күрсәтеп, үз тавышларын бирде.
Ленар Рафакович актанышлыларның гражанлык бурычларын үтәүгә җаваплы караячагына ышанычын белдерде.
"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Илүзә һәм Рамис Сафетдиновлар да 619 нчы сайлау участогында Россия президентын сайлауда катнаштылар.

Актанышта гына түгел, Татарстан, Россиянең төрле төбәкләренә гастрольләргә еш йөрүче артистлар илебездә барган матур үзгәрешләр, яңалыкларны үз күзләре белән гел күреп торалар. Шуңа да сайлауларга һич икеләнүсез иртәннән үк килгәннәр:
- Бар кеше дә сайлауга барсын иде. Бүген без илебезнең киләчәген хәл итү өчен үз тавышыбызны бирдек. Тизрәк махсус хәрби операцияләр тәмамлансын, тынычлык урнашсын, егетләребез исән-сау кайтсыннар. Алда бар да яхшы булачак,- ди матур парлар бертавыштан.

Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашыбыз, яраланып, бүгенге көндә туган якларда дәваланучы Яңа Әлем авылы егете Инсаф Әхмәдгалиев илебез киләчәген сайлап тавыш бирде.
Бүген илебез зур сынаулар алдында тора. Һәм бүген без бердәм һәм бергә булырга тиеш. Шулай булганда гына Җиңүгә ирешә алачакбыз. Бүген мин илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдем. Россия белән көчле җитәкче идарә итәргә тиеш. Дөреслек безнең якта һәм Җиңү дә безнеке булачак,- ди ул.
Сайлауларда 21 меңнән артык райондашыбыз катнаша. Россия Федерациясе Президентын сайлауларда 708 яшь райондашыбыз тәүге тапкыр тавыш бирә. Һәрбер яшь сайлаучыны сайлау участокларында истәлек бүләкләре көтә.
Диләрә Батыргәрәева яшь сайлаучыларның берсе. Диләрә Салават кызы балалар иҗат үзәгендә урнашкан 624 нче сайлау участогында гражданлык бурычын үтәде.
- Бүген беренче тапкыр үземнең сайлау хокукыннан файдаландым. Чөнки мин үз илемнең киләчәгенә битараф түгел!-ди кыз.
Гаилә белән 15-17 март көннәрендә сайлауга килүчеләргә зәңгәр төстәге беләзекләр бирелә.
Әлеге беләзекләрне киеп төшкән фотоларыгызны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән үзегезнең социаль челтәрләрдәге аккаунтыгызга урнаштырыгыз.
Фотоконкурста катнашучылар Lada Vesta автомобилен ота ала.
Бу хакта тулырак мәгълүматны https://t.me/airs16/27239 сылтамасы буенча безнең телеграмм- каналга кереп белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев