Гаиләләр юл йөрү бәйгесендә катнашты
Дәүләт автоинспекциясенең яңа бәйгесе башланды, ул “Старты поколений” дип атала.
Республикакүләм “Старты поколений” бәйгесе “Автобабай”, “Автоәби”, “Автосессия”, “Автотуташ”, “Имин көпчәк” конкурсларын берләштереп барлыкка килде. Төп максат һәм бурычлар: юл йөрү кагыйдәсен хәтердә ныгыту; юлны аркылы чыгу шартларын үтәү; велосипед һәм машинаны фигуралы йөртү осталыгы; руль белән идарә итүченең һәм пассажирның бурычы; беренче ярдәм күрсәтү; тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен белү.
23 июль көнне аның районкүләм туры уздырылды. Әлеге ярыш әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Актаныш ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев, МЧСтан Марат Арсланов чараны ачу вакытында катнашып, ярышучы гаиләләргә уңышлар теләделәр.
– Биш команда катнашырга теләк белдергән иде, өчесе бәйгегә килде. Балалар бакчасында, мәктәптә бирелгән тәрбия гаиләдә ата-анадан яклау табарга тиеш, чөнки бала әти-әнисеннән үрнәк ала. Гаилә белән ярышу конкурсның әһәмиятен арттыра, – диде ДАИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
Һәр гаиләдән дүртәр кеше көч сынашты: әти, әни, бала һәм дәү әти яки дәү әни. Балалар велосипедта йөрү осталыгында ярыштылар, ә теоретик белемен рәсемдә билгеләп күрсәттеләр. Әтиләр машина йөртү бәйгесендә катнашса, әниләр компьютер артында билет сорауларын чиште. Өлкән буын кешеләренә медицинага кагылышлы биремнәрне үтәргә туры килде. Янгын куркынычсызлыгына кагылышлы анкета сорауларына да җавап бирделәр.
Рузил-Илсөяр, Айзилә Бакировлар, Әлфия Низамовадан торган команда белән Илсөяр Бакирова таныштырды:
– Без Актанышта яшибез, икенче мәктәптә укытучы булып эшлибез. Бәйге белән кызыксындык, үзебезне сынап карарга теләдек. Гаиләдә өч бала тәрбиялибез. Айзилә – зурысы. Машинага утыргач иминлек каешын эләктерергә өйрәтәбез. Роликта йөргәндә башка шлем, аяк-кулны имгәнүдән саклау әйберләре кияргә, юлдан чыкканда самокаттан, велосипедтан төшеп чыгарга кирәклеген аңлатабыз, – диде.
Айзилә Бакирова, 10 яшь:
– Юлдан чыкканда башта сул, аннан уң якка карап, машина юклыгын белгәч кенә чыгабыз. 14 яшькә кадәрге балалар юлда велосипед белән йөрергә тиеш түгел. Бу кагыйдәләрне безгә мәктәптә өйрәттеләр. Әти-
әниләр дә кабатлап торалар.
Ленар-Рузилә, Тимур Әхмәтдиновлар Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, Актанышта эшлиләр. Командада өлкән буын вәкиле буларак катнашкан Рәсүл Зыязетдинов фикере белән уртаклашты:
– Бәйге яхшы оештырылган. Булган белемне оныкларга өйрәтеп калдырырга кирәк. Юлда сак йөрсеннәр, кагыйдәне бозмасыннар. Үзем 1979 елдан бирле руль артында. Яшьләрнең юлда тизлекне нык арттырып йөрүләре борчый. Беренче машинаны алгач, без үзебез дә шулай идек, ләкин болай ярамый, – диде.
Җиңүчеләрне ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев котлады. I-III урын алган командаларга диплом, кубок, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынга – видеорегистратор, икенчегә – музыкаль колонка, өченчегә – компрессор һәм һәр балага йомшак уенчык бүләк иттеләр.
Җиңү яулаган гаилә
республика бәйгесендә катнашу хокукына ия булды.
Илсөяр Сафиянова:
– Конкурска кызымның гаиләсе белән килдем. Бәйгенең әһәмиятен яхшы аңлыйм. Балаларга юл йөрү кагыйдәсен өйрәтүдә, куркынычсызлыкны тәэмин итүдә үз өлешем керсен, дидем. Чөнки хәзерге вакытта техника белән мавыгалар. Мотоциклда, квадроциклда бик куркыныч итеп йөриләр. Без юл буенда яшибез, шуңа күрә безгә килгәч, оныкларыма гел шул хакта әйтеп торам. Велосипедта йөрергә чыксалар да, кисәтүләр ясыйм, аңлатам.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев