Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа Кормаш ветераннары ут күршебез Мөслим белән танышты

Яңа Кормаш авылында яшәүче бер төркем ветераннар ут күршебез Мөслим районына сәяхәткә барган. Яңарып матурланган Мөслим авылы райодашларыбызда бик уңай тәэсирләр калдырган. Бу хакта безгә авыл китапханәчесе Р.Н.Харисова хәбәр итте.

24 нче июль көнне Яңа Кормаш авылы ветераннары (15 кеше)  ут күршебез Мөслимгә сәяхәт кылдык. Иң беренче тукталышыбыз Мөслимнең  "Туган як" музее булды. Анда безне  районның ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов һәм музей директоры Нәзилә Бәдертдинова каршы алды. Музей бик бай һәм һәрбер әсбап зәвык белән тезелгән. Экскурсоводлар бик тәфсилләп һәр бүлек белән таныштырдылар.

 Мөслим районында яңа технологияләр белән «Батырлар" музее да эшли. Һәрбер мәгълүмат тематика буенча тирән эчтәлекле итеп күрсәтелгән. Мәдәният йортында урнашкан "Шәхесләр" музеенда районның күренекле кешеләре турында бик күп информация алдык.

 Шул ук залда яшь шагыйрь, бик күп җырлар авторы, махсус хәрби операциягә 16 тапкыр гуманитар ярдәм илткән, Фирдүс Тямаев төркеме артисты, хәйрияче, Мөслим егете Рүзәл Радик улы Минһаҗев белән очрашуда булдык. Рүзәлнең киңкырлы талант иясе булуына сокландык, шигырьләрен яратып тыңладык. Бу очрашу күңелләребездә якты истәлек булып бик озак сакланыр.

Программа буенча бик күркәм һәм заманча төзелгән "Җәмигь" мәчетендә булдык. Мәчеттә безне бик җылы каршы алдылар, мәчет буйлап экскурсия үткәрделәр, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Андагы никахлашу залы, музей, уку залы, иркен намаз уку бүлмәләре - һәммәсе дә заманча җиһазландырылган. Мәчет хәзрәтләре һәм абыстайлары белән бергәләп өйлә намазы да укыдык. 

Бу сәяхәтне оештырган бүгенге көндә Мөслимдә яшәп ятучы авылдашларыбыз  Розалия Шәеховага, Зөлфирә Хафизовага, Әлфия Сәлаховага, Шәмсия Шайсламовага ( кыз фамилиялэрен куйдык) зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук сәяхәтне оештырган Рәсул Харисовка, үз машиналары белән алып барган Дамир Шәеховка, Диларис Хәбировка зур рәхмәт.

    Яңа Кормаш авылы китапханәсе мөдире Р.Н.Харисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев