Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Яшьлек» яшьләр үзәге «Россия триколоры» акциясе кысаларында райондашларыбызга тасмалар тараттылар

Россиядә Дәүләт флагы көне — иң яшь, заманча бәйрәм.

                    Россия триколоры- иң мөһим милли символларның берсе. Ул бөек Россияне гәүдәләндерә, халыкны берләштерә, хәрби һәм хезмәт батырлыкларына рухландыра, имин киләчәккә ышанычны арттыра.

                  Авыл халкын Россия дәүләт символикасы белән таныштыруга юнәлдерелгән «Россия триколоры» яшьләр патриотик акциясе үткәрү районыбызда да күркәм гадәткә әверелде. 

              Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге активистлары федераль флешмобка кушылып Актаныш урамнарыннан, халык күп йөри торган парклардан Россия флагын тотып үттеләр. Райондашларыбызга Россия дәүләт символикасы турында сөйләделәр һәм ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрне берләштергән тасмалар тапшырдылар. 


          Флагтагы төсле өч буй тирән мәгънәгә ия. Ак төс — тынычлык һәм сафлык, зәңгәр — ышаныч һәм тугрылык, кызыл — энергия, көч, Ватан өчен түгелгән кан төсе.

           Актив яшьләребез райондашларыбызның дәүләт символлары, аларның нинди мәгънә аңлатуларын белергә тиеш дип саный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев