Илшат Измайлов истәлегенә ярыш
Чик сакчылары көне уңаеннан Актаныш технология техникумында чик буе гаскәрләре майоры, әфганчы ветеран Илшат Измайлов истәлегенә хәрби-спорт уеннары үткәрелде.
Биредә мәрхүмнең тормыш иптәше, туганнары, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр катнашты. Әлеге ярышлар өченче ел инде районның чик сакчылары берләшмәсе егетләре инициативасы белән оештырыла.
Чараны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова райондашларыбызны чик сакчылары көне белән котлады.
– Илшат Измайлов чын-чынлап районның патриоты булды. Балаларны тәрбияләүдә үзенең көчен, бар булган белемен биргән кеше. Без шундый
патриотларыбызны онытырга тиеш түгелбез. Балалар сез дә бу чарада катнашуыгыз белән горурлану хисләре кичерә аласыз.
Ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар телим, – диде.
Районның чик сакчылары берләшмәсе җитәкчесе Радислав Авзалов та Илшат Измайлов хакындагы җылы фикерләре белән уртаклашты.
– Илшат Измайлов хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтергә була. Ул Актанышның 1 нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Аннан Мәскәүдәге хәрби училищега укырга керде. Аны тәмамлагач, үз теләге белән Таҗикстан-Әфганстан чигенә хезмәт итәргә китте. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, ил алдындагы хәрби бурычын намус белән үти.
Ул технология техникумында озак еллар хезмәт куйды. Кадет интернат-мәктәбен оештыруга да үзеннән зур өлеш кертте. Соңгы елларында шунда тәрбияче булып эшләде. Кадетлар аны хәзер дә сагынып искә алалар. Әлеге турнир безнең хәрби дустыбыз хөрмәтенә үткәрелә.
Районда чик сакчылары күп булмаса да, аларның үз оешмалары бар. Аны үз вакытында нәкъ менә Илшат Измайлов төзегән була. Чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-
егетләр бергә берләшеп, районда беренчеләрдән булып, Җиңү паркында постамент
урнаштырдылар. Төрле хәрби-патриотик чаралар
уздырдылар. Кызганыч, моннан өч ел элек, Илшат Измайлов вафат булды. Хәзер ул башлаган эшләрне хәрби дуслары дәвам итә.
Алар да иптәшләре хакында бары тик җылы сүзләр генә әйттеләр, хатирәләрен яңарттылар.
Ярышлар техникумның спорт залында дәвам итте. Биредә районыбыз мәктәпләреннән 20 команда 3 төрле ярышта көчләрен сынады. Егетләр турникта тартылдылар, кызлар идәннән этелде, катнашучыларның барысы да автомат сүтеп җыйды. Соңыннан командалар канат тартышты. Егетләрнең һәм кызларның физик әзерлеген чик сакчылары үзләре бәяләде.
Ярышта җиңүчеләргә
кубоклар, мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр әзерләгәннәр.
– Бүген күңелдәге хисләр кабат яңара. Илшатны онытмаганнары, хөрмәт иткәннәре өчен чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләргә кадет интернат-мәктәбе, техникум җитәкчелегенә зур рәхмәт. Ел буе кабереннән чәчәкләр өзелми.
Улым Данил да әтисе юлын сайлады. Россиянең федераль чик хезмәте гаскәрләре капитаны, Кабардин-Балкар
республикасында хезмәт итә. Киявем Радик махсус хәрби операциядә, – ди Илшат Измайловның тормыш иптәше Әлфинә.
– Абыйның истәлегенә шушы ярышларны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Аның рухы шат булсын. Абый бик җитди иде. Ул безнең өчен вектор булды. Аңа ошарга тырышып үстек. Мондый чаралар исә балаларда патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә, – ди энесе Илнур Измайлов.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев