Иртәгә Иске Кормаш җирлеге ветераннары райондашлар белән тәҗрибә уртаклашырга җыена
Иртәгә, 28 март көнне Иске Кормашта районкүләм чара узачак- авыл җирлеге өлкәннәре үз эшчәнлекләре белән башка авыллардан килгән ветераннарны таныштырырга исәпли. Соңгы елларда Иске Кормаш башлангыч ветераннар Советын лаеклы ялдагы укытучы Рәмзия Латыйпова җитәкли.
Актаныш районы ветераннары Иске Кормаш мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсен караганнан соң Иске Балтач, Шәбезбаш, Кыркаентүбә кебек кече авыллардагы халыкның яшәеше белән танышачак.
Очрашу программасына пленум утырышы, җирле ветеран үзешчәннәр концерты, мәктәп музеена экскурсия дә кертелгән. Әлеге күркәм чара турында "Актаныш-информ" мәгълүмат чараларында тулырак таныштырырбыз.
Фотода Иске Кормаш башлангыч ветераннар Советы җитәкчесе Рәмзия Латыйпова, "Актаныш-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев