Юлларда сак йөрегез!
Актанышның 1 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалауга багышланган чара узды.
Көннәр бераз җылытуга, урамнарда велосипед белән йөрүче балаларны күп күрергә мөмкин. Аларның кайберләре мәктәпкә дә велосипед белән килә. Әлеге техника төре уңайлы булса да, юлда сак йөрергә, кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген истән чыгарырга ярамый. Әлеге чара нәкъ менә балаларның юл куркынычсызлыгы турындагы белемнәрен арттыру йөзеннән оештырылды.
Аны укучыларның флешмобы белән башлап җибәрделәр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балаларга юлларда кагыйдәләрне саклап йөрергә кирәклеген искәртте.
– Әлеге чараны юлларда балалар катнашындагы аварияләрне киметү, аларга
кагыйдәләрне ныграк төшендерү максатыннан уздырабыз. Хәзер көннәр җылынды. Балалар велосипедларда, электр самокатларында йөриләр. Аларның саны көннән-көн арта. Безнең Актанышта велосипедчылар өчен махсус юл булмаса да, алар җәяүлеләр сукмагыннан җәяүлеләргә комачаулык итмичә генә хәрәкәт итәргә тиешләр. Бу хакта укучыларга һәрбер очрашуда аңлатабыз. Юлларда хәрәкәт бик күп. Шуңа балалар юлларда сак йөрсеннәр иде. Бүген укучыларга велосипед, самокатларда үзеңне ничек тотарга дигән буклетлар да өләшәбез. Укучылар аларны укып, үзләренә файдалы мәгълүмат алырлар, дип ышаныбыз, – диде ул.
ДАИ инспекторы Инсаф Минһаҗевнең дә чыгышын балалар игътибар белән
тыңлады.
– Яз җитүгә балалар велосипед, самокатларда йөри башлыйлар. Мотоцикл белән йөрүчеләр дә очрый. Юлларда игътибарлы булсыннар иде. Кагыйдәләрне үтәп, бозмыйча йөрүләрен теләп калабыз. Бу хакта укучыларның үзләренә дә, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында да кабатлап торабыз. Велосипедта, электр самокатында йөрүчеләр юл аша чыкканда аларны этеп кенә чыгарга тиешләр. Кайбер балалар велосипед, самокатларыннан төшеп тормыйча гына чыгалар. Бу, дөрес түгел. Әлеге техника төрендә йөргәндә,
саклану чараларын да кулланырга тиешләр. Кагыйдә бозучы балаларга кисәтү
ясыйбыз.
Әти-әниләргә исә балаларына мондый төр техника алып биргәнче ныклап уйларга киңәш итәбез. Балаларының гомерләрен куркыныч астына куймасыннар иде, – диде.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды укучылары балаларга велосипедта ничек дөрес йөрергә кирәклеген күрсәттеләр. Алар аны исләрендә калдырып, юлларда сак кына йөрерләр дигән теләктә
калабыз.
Рияна Харрасава, 2 сыйныф укучысы:
– Юлда йөргәндә сак булырга кирәк. Мәктәптә дәресләрдә без бик күп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.
Ильяс Сәгыйтов, 2 сыйныф укучысы:
– Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бик күп акцияләрдә катнашабыз. Бүген “Юлларда сак йөр” флешмобына кушылдык.
Мәрьям Мансурова, 2 сыйныф
укучысы:
– Велосипедта йөрергә яратабыз. Кагыйдәләрне үтибез. Юл аша чыкканда велосипедтан төшеп, аны этеп кенә чыгам.
Арина Әхмәтова, 2 сыйныф укучысы:
– Велосипедта өй тирәсендә генә йөрим. Машина юлына чыкмыйм. Миңа әти-әниләр гел аңлатып торалар.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев