Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Изгелек югалмас

Тырыш егетләр ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын әзерләнә.

Әлеге игелекле эш узган елдан бирле дәвам итә. Утын сорап район җитәкчеләренә 38 гариза кергән. Бүгенге көндә алар әкренләп үтәлә бара.

Чүп түгү полигоны янына кайтарып өелгән утыннарны МУП “Коммунсервис-Актаныш” һәм “ИТК” егетләре кисә. Аларны МУП “Коммунсервис-Актаныш” оешмасы КамАЗлары белән  ияләренә илтә торалар.

Буран булуга да карамастан, егетләр эшне туктатмаганнар. Йөзләрендә канәгатьсезлек хисе дә чагылмый.

– Бер атналап  инде утын кисәбез. Һәрберсенә бишәр куб метр күләмендә утын җибәрәбез. Татар Суыксу, Түке, Такталачык авыл җирлекләренә заявка нигезендә кисеп, төяп җибәрдек. Утын кисәргә башка оешмалардан да ярдәмгә киләләр. Төяргә дә, илтергә дә техникабыз бар. Һава торышы әйбәт булып торса, шушы араларда барысына да илтеп бетерергә тырышабыз, – ди МУП “Коммунсервис-Актаныш” оешмасыннан Ришат Мәхмүтов.

– Әлеге эшкә теләп кушылдым. Чөнки безнең тынычлыкны яклап, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә кирәк,  – ди утынны ияләренә илтүче МУП “Коммунсервис-Актаныш” оешмасы шоферы  Вәсим Галиев.

Егетләргә ярдәмгә “ИТК” оешмасыннан да ике егет: Ранис Сәлахов белән Асаф Фәрхетдинов килгәннәр.

– Булышырга икенче көн килдек. Утын кисәбез. Егетләргә ярдәмебез тисен дибез, –  диде алар.

Район башлыгы Ленар Зарипов та үзенең рәсми Телеграм каналында әлеге фидакарьләргә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткергән: “Коммунсервис-Актаныш” һәм “ИТК” оешмасы егетләренә рәхмәт! Кар, буран дип тормыйлар, күңел биреп эшлиләр», – дигән.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев