Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Кагыйдәләрне гаилә белән өйрәнгәннәр

“Умырзая” балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Юл буйлап, әти-әни белән бергәләп” район бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге балалар бакчасында нәниләрне юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 
ныклы эшчәнлек алып барыла. Без моның шулай икәненә балаларның чыгышларыннан да инандык. Бүләкләү өлеше башланганчы алар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр,
җырлар җырладылар. Ә инде балалар тарафыннан  Кызыл калфак маҗараларыәкиятенә нигезләнеп күрсәтелгән театральләштерелгән тамаша аша алар  юл кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен ассызыкладылар.

Әлеге бәйге дә нәкъ менә балаларның һәм ата-аналарның юл куркынычсызлыгы хакындагы белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелгән. Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да әйтеп үтте.

– Әлеге бәйгене быел беренче тапкыр оештырдык. Аны онлайн форматта үткәрдек. Аңа гаиләләр юл йөрү кагыйдәләренә багышланган видеороликлар, фотолар җибәрергә, киемнәрен үзләренең фантазияләренә карап, яктылык кайтаргыч элементлар белән бизәргә тиешләр иде. Урыннарны шушы өч номинация буенча чыгардык. Җиңүчеләргә матур, кирәкле бүләкләр дә әзерләдек, –  диде ул.

– Бәйгедә ничәләп гаилә катнашты? Аларга нинди критерийлар буенча бәя бирелде?

– Бәйгедә 50гә якын гаилә катнашты. Һәр эшне комиссия әгъзалары белән бергәләп карап, бәя бирдек. Иң элек гаилә белән катнашуларына әһәмият иттек. Киемнәренә яктылык кайтаргыч элементларны матур, үзенчәлекле итеп урнаштыруларын, видеоларны үз тавышларын да кертеп яздыруларын исәпкә алдык.

– Үзенчәлеге белән аерылып торган эшләр бар идеме?

– Әйе, Богады авылыннан Шулбаевларның эше бик үзенчәлекле иде. Әмма калган гаиләләрнең дә эшләрен уңай яктан билгеләп үтәсем килә. Шулай гаиләләре белән катнашып,  балаларына үрнәк күрсәтүләре мактауга лаек. Юл йөрү
кагыйдәләре мондый чаралар аша балалар күңеленә ныграк сеңә.

Чарада Актаныш районы ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев тә катнашты.

– Зур әһәмияткә ия булган бәйгедә катнашучыларга рәхмәтемне әйтәм. Барыгыз да тырышкансыз. Моның белән юл йөрү кагыйдәләрен популярлаштыруга зур өлеш кертәсез. Сезгә карап балалар да кагыйдәләрне саклап йөрергә тырышырлар, дип ышанабыз, –  диде ул.   

Һәр номинация буенча җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Роза Шулбаева, Богады балалар бакчасыннан:

– Әлеге бәйге хакында безгә балалар бакчасында тәрбияче әйтте, һәм катнашып карарга тәкъдим итте. Мин балаларның киемнәренә ябыштыру өчен яктылык кайтаргыч тукымадан “Сак бул, улым!”, “Сак бул, кызым!”, “Без сезне көтәбез” дигән сүзләр тектем. Ә кечкенәсен йөртүче коляскага “Игътибар! Йөртүче!” дип яздым. Бер җирдә дә кабатланмаган, гадәти булмасын, дип тырыштым. Безнең дүрт балабыз бар. 14, 12, 5 һәм 1 яшьлекләр. Аларга юл йөрү кагыйдәләре хакында гел әйтеп торабыз. Үзем дә рульдә йөрим. Балалар машинага утыруга, каешларын эләктереп куярга кушам. Зурлары үзләре эләктерә. Кечкенәләрен махсус утыргычларда гына йөртәбез. Барлык кешеләргә дә имин юллар телибез.

Ләйсән Шәйхетдинова, Иске Байсар балалар бакчасыннан:

– Әлеге конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, теләп ризалаштык. Кирәкле материаллар алып, гаилә белән эшләдек. Кызыбыз Алинә дә булышты. Аның киеменә яктылык кайтаргыч материалдан күбәләкләр ясап, матур итеп бизәдек. Матур киемне бала үзе дә теләп киеп йөри. Алга таба да ул киемнәрне киеп йөриячәкбез. Кызыбызга юл йөрү кагыйдәләрен гел аңлатып торабыз. Бакчада да өйрәтәләр. Анда өйрәнгәннәрен безгә дә аңлата.

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев