Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Каникулларда балалар күбрәк сәяхәт итә алачак

Хөкүмәт «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында бушлай мәктәп сәфәрләре программасына 1 млрд. сум бүләчәк. Балалар күбрәк сәяхәт итә алачак Балалар күбрәк сәяхәт итә алачак Русия Хөкүмәте утырышында укучылар өчен сәяхәтләр оештыруга төбәкләргә субсидияләр бүлү турындагы тәкъдимне икътисади үсеш министры Максим Решетников җиткерде.

"Туристик программаны киңәйтәчәкбез, аның ярдәмендә укучылар үзләренең тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни үзенчәлекләре белән яхшырак танышу өчен туган як яки күрше төбәкләр буйлап кыска экскурсия ясый алачак. Өстәвенә, балалар һәм аларның әти-әниләре үзләре карарга теләгән юнәлешләрне һәм урыннарны мөстәкыйль сайлый алачак. Бүген әлеге чараны гамәлгә ашыруга 1 млрд. сум юнәлтәчәкбез. Акчалар балалар өчен мондый сәфәрләрне махсус эшләгән 29 субъектка чыгымнарны компенсацияләүгә тотылачак», - дип билгеләп үтте Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин.

Туристлык сәфәрләрен финанслашуга субсидияне 29 субъект алачак, ә сәфәрләргә 5-9 сыйныфларда белем алучы 200 мең укучы йөри алачак. 2023 елда программаны финанслау, былтыргы белән чагыштырганда - ике тапкыр артачак, ә географиясе тагын 11 төбәккә киңәячәк. Русия Икътисадый үсеш министрлыгы акчаларны төбәкләргә бер ай эчендә җиткерергә планлаштыра.

"Укучылар өчен танып белү туризмы мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән программа 2022 елда старт алды һәм анда катнашучылардан уңай җаваплар алынды. Финанслауны арттыру турындагы карар балаларны туган яклары буйлап сәяхәт итәргә, шул исәптән хәрби-тарихи урыннар буенча маршрутлар сайларга мөмкинлек бирәчәк. Бүген 29 төбәк аны гамәлгә ашыра, башка субъектлар да аңа кушылыр дип өметләнәбез", - диде вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев