Клуб – очрашу, сәләтне күрсәтү урыны
Теләкәй мәдәният йорты, башка мәдәният учаклары кебек үк, бер елдан артык инде, үзәкләштерелгән район клубы системасында эшли.
Теләкәй, Иске Җияш мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче төрле чараларны бергәләп оештыралар. Кешеләр арасында югары
әхлаклы мөнәсәбәт, бер-береңне хөрмәт итүне тәрбияләү төп бурыч итеп куела. Клубта очрашалар, күрешәләр, җыр-бию, уен-көлкегә осталыкларын күрсәтәләр. Бирегә кеше үзара фикер алышырга, ял итәргә, нәрсәдер карарга, өйрәнергә, чарада катнашырга килә.
Мәдәният йорты җитәкчесе Дифинә Шәмсиева:
– Безнең төп максатыбыз – авыл халкы белән тыгыз элемтәдә торып, сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итеп, әби-бабайлардан күчеп килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны яшь буынга җиткерү. Очрашулар, бәйрәмнәр даими узып тора. “Туган авыл горурлыгы” авыл көнендә Комган монументы ачылды, артист Салих Хөснияровка элмә такта куелды. Шагыйрә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың тууына 100 ел юбилей кичәсен билгеләп уздык. Иске Кормашта үткәрелгән иҗади чараларда да катнашырга туры килде.
– Башкортстан белән дә
ныклы, дустанә элемтә
урнаштыргансыз, ахры?
– Узган ел күрше Башкортстанның Теләкәй авылына дуслык сәфәре кылдык. Кан кардәшләребез белән үткәнебезне барладык. Теләкәй – тарихи авылларның берсе. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Смотр спектаклебезне алып барган идек, тамашачы бик җылы кабул итте. “Аек авыл” фестиваленә чакырып калдылар. Дуслык күпере ныгыды. Ул чарада да катнаштык, концерт күрсәттек, авылыбыз һөнәрчелеге күргәзмәсен тәкъдим иттек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү гайләһи вә сәлләм: “Сәяхәт кылыгыз, сәламәт булырсыз”, – дип әйтеп калдырган (хәдис).
Башкортстандагы адаш авыл кешеләре үзләре дә безгә кунак булып килделәр. Теләкәйдә туып, озак еллар Башкортстанның Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә музыка өлкәсендә эшләгән, 200дән артык җырның көй авторы, Рәшит Рәхимовның ике як Теләкәй өчен дә кадерле җырын бүләк иттеләр.
– Драма театры гастрольләрегез ничек үтә?
– Смотр спектаклендә якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның “Бәхет агачы” драмасын 12 җирлектә куеп, тамашачыга тәкъдим иткән идек узган ел. Актаныштан тыш, Минзәлә районының Гөлек авылында, Илеш районы Кыргыз, Теләкәй авылларында чыгыш ясап, икенче урынга лаек булдык. Укучы балаларның катнашуы, бигрәк тә, сөендерде.
Быел Ризван Хәмиднең “Диде кардәш” исемле әсәре сәхнәләштерелде, район смотрында лауреат булдык. Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Илүс Талиб улының хезмәте, әлбәттә, зур. Ул оештыруда булышмаса, “арба тагып” алып бармаса, үзе дә катнашмаса, бу кадәр эшне башкарып чыга алыр идек микән?
– Гармунчылар ансамбленең уңышлары?
– Яңа ел, сабантуй, “Карга боткасы”, 9 Май – Бөек Җиңү көне бәйрәмнәре алар белән берлектә оештырыла. Ике ел рәттән “Яшәсен гармун, тальян моңнары” төбәкара гармунчылар фестивалендә авылыбызның “Хәзинә” ансамбле егетләре катнашып, икенче урынга лаек булдылар. Җитәкчесе – Рәсүл Хәмит улы, оештыручы – Ильяс Сәлахи улы. Катнашучылар – Факил Фәттах улы, Әслах Хисаметдин улы, Вилдан Сәлах улы, Вәдүт Вәкил улы. Киләчәктә дә бердәм булып иҗат итәргә язсын.
“Балкыш” фестивалендә аларга Рәхмәт хаты тапшырылды. Башкортстанның Теләкәй авылында узган фестивальдән Диплом алып кайттылар. Җирлегебездә “Солдатта булган, диләр” исеме астында кичәдә актив катнаштылар. Авыл көнендә, Казаннан килгән этнографик музей вәкилләре белән очрашуда чыгыш ясадылар.
– Дини бәйрәмнәрдә мәдәният хезмәткәрләре читтә калмыймы?
– Ураза бәйрәмен, Корбан гаетен уздыруга бездә зур игътибар бирелә. Мәктәп белән берлектә, балалар катнашында дини чаралар үткәрергә тырышабыз. Берничә ел рәттән июль азагында авыл имамы Вилдан Хәйретдинов, мәдәният йорты коллективы, ата-аналар, район мөхтәсибәте белән берлектә, балаларның рухи сәламәтләндерү үзәге оештырыла. Җәйге каникулга кайтучылар да килә, 20гә якын бала җыела. Ашатуны ата-аналар, дәү әниләр бик теләп башкардылар. Алан тәмамланган көнне район мөхтәсибе һәр балага күчтәнәч кабы әзерләп тапшырды.
– Республика фестиваль-бәйгесендә катнаштыгызмы?
– Казанга “Олы юллар сызганнарны тамырлардан күреп танырлар” дигән фестивальгә, авылыбыз һөнәрчелегенә нигезләнеп, күргәзмә оештырдык. Илүс Гайнетдинов, Сәйдәр Хәйретдинов тырышлыгы белән “Зур тарих арбасы” әзерләнде. Безнең җирлектә мәдәният белән беррәттән, һөнәрчелек тә зур үсеш алган.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев