Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Күңелле сәяхәт

Соңгы елларда иң зур проблемаларның берсе булып, юл фаҗигаләре, бигрәк тә автомобильләрдә йөрүчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәүчеләр саны артуы булып тора.

Имгәнүчеләр һәм ихтиярсыз корбаннар арасында балаларның булуы бик аяныч. Ә бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Балаларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – балалар бакчасы тәрбиячеләренең һәм әти- әниләрнең изге бурычы.

Актаныш авылы гомуми усеш бируче 4 нче санлы балалар бакчасында балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча программага нигезләнеп, балаларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып, еллык перспектив план төзелә. Шуңа нигезләнеп эш алып барыла. Әлеге өлкәдә белемнең төпле, нигезле булуы белем бирү эшчәнлекләрен ничек уздыруга бәйле. Моның өчен мин һәр белем бирү эшчәнлегенә җентекләп әзерләнәм, эшчәнлек вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланам. Балаларны максатчан экскурсияләргә алып барырга, әдәбият әсәрләре белән кызыксындырырга тырышам.

Эшчәнлекләрдә әкият һәм мультфильм персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “кунакка килүе” дә балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.

Белем һәм тәрбия бирүне уен формасында үткәрү яисә алар барышында төрле уеннар куллану да уңай нәтиҗә бирә. (өстәл, бармак, дидактик, хәрәкәтле, сүзле, һ.б)

Бүгенге көнне телефоннардан, компьютердан, планшетлардан, төрле гаджетлардан башка күз алдына китереп булмый. Балалар бакчасы да заманадан калышмаска тырыша. Шуның өчен еш кына балаларга белем һәм тәрбия бирү вакытында мультимедия технологияләрен кулланабыз. Мин дә эшчәнлекләрдә интерактив уеннар белән балаларның белемнәрен арттыру өстендә эш алып барам. Балалар бик яратып һәм теләп катнашалар.

Әлбәттә инде, балалар бакчасында нинди генә эшкә тотынсаң да,  әти- әниләрнең ярдәме һәм терәгеннән башка бер эш тә алып барып булмый. Тәрбияче һәм әти-әниләр тыгыз элемтәдә торып, бердәм эш алып барса гына нәтиҗәле эшкә ирешеп була.

Шушы көннәрдә генә уртанчылар төркеме балалары белән “Күңелле сәяхәт” дип аталган, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча, ачык эшчәнлек күрсәттем. Әлеге чарага Актаныш районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ, пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән  Мөхәммәтова кунак булып килде.

Эшчәнлек җәмәгать транспортына утырып сәяхәткә чыгу белән башланып китә. Әкият персонажы “Убырлы карчык” кунакка килеп, әлеге чараны тагын да кызыклырак итеп, җанландырып җибәрде. Эшчәнлек кызыклы шигырьләр сөйләү, табышмаклар чишү, матур көйгә кызыклы өстәл һәм интерактив уеннар белән үрелеп барды.

Әлеге чараны, “Күңелле сәяхәтне”, матур итеп үткәрү өчен балаларыбызга инспектор ДПС костюмы, юл билгеләре төшкән жилетлар алып бирүдә әти-
әниләр зур ярдәм күрсәтте.

Эльмира Габдрахманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев